30 октябрь 2018 яңалыклары
-
Гранат иммунитетны ныгыта
Иммунитетны ныгытыр өчен иртән ач карынга бер кечкенә яки ярты зур гранат ашарга кирәк. Эч катмасын өчен, төнгә каршы 5-7әстерхан чикләвеге ашап куегыз.
-
Дәвалармын бар кешене
Әллә баллы яратканга, Әллә кортлады микән? Белмим нәрсә уйларга , Тешем сызлады кичтән.
-
Әти - Әни сузләрен тыңларга, хәттә "Уф" дип тә әйтмәскә
29 октябрьдә Балтач бистәсендә урнашкан гимназиядә укый торган, 2 сыйныф балаларынын уку атнасы гимназиябезнен янәшәсендә урнашкан "Ислам Нуры" мәчетенә сәяхәттән башланып китте!
-
Киләсе елда льготниклар дарусыз интекмәячәк
Киләсе елга республика бюджеты 20 миллиард сум дефицит белән планлаштырылган. Аның керем өлеше - 172,2, чыгым өлеше 192,2 миллиард сум булачак. Бу хакта республика Хөкүмәте утырышында финанс министры вазыйфасын башкаручы Лира Игътисамова белдерде.
-
Ушмалылар плотиналы да, юллы да булды
Быел Урта Ушмада басуларга су сибү максатыннан плотина төзелү турында хәбәр иткән идек. Федераль программа нигезендә алып барылган эшләрнең бер өлеше инде төгәлләнде һәм ушмалылар өчен ул бик файдалы да, сөенечле дә булды.
-
Екатерина Андреевага алмаш тапканнар
«Время» тапшыруының алып баручысы Екатерина Андрееваны Кирилл Клейменов алыштырачак. Андреева шимбә көнне чыгачак эфирларда гына калачак. Бу елның февраль аенда Екатеринаны алыштырырга тырышканнар иде инде, ләкин ул май аенда кире кайтты.
-
Ноябрь бәйрәмнәрендә Казан музейларына керү бушлай булачак
Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Казанның барлык музейларына керү бушлай булачак. Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Екатерина Әхмәтшина ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
-
Ике авыл кунакка йөрешә. Кайда дисезме?
28 октябрь көнне Чапшар авыл клубында “Туган ягымда – алтын көз” исемле көзге бал кичәсе узды.
-
Рөстәм Миңнехановка Гарәп Әмирлекләрендә ислам икътисадын үстергән өчен бүләк тапшырдылар
Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган.
-
Татар Суксу авылында яшәүче Алсу Галиева күктәге торнаны кулга ияләштергән
Бәхет эше белән генә карга авызыннан төшеп калган торна авыл тормышы белән яши башлый. Башта аның торна икәнен дә аңламыйлар хәтта.
-
Белми кала күрмәгез - элемтәчеләр концерт куя. Кайчан?
Элемтәчеләр һөнәр алыштыра - концерт куя.
-
Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк
2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.
-
Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар
Киров һәм Яңа Савин районнарында медицина учреждениеләрен якындагы өч елда төзү ниятләнә.
-
Мәгариф министрлыгы 2018-2019 уку елына мәктәп каникуллары көннәрен билгеләде
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2018-2019 уку елында көзге, кышкы, язгы мәктәп каникуллары көннәрен тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лаеклы җиңү. Кайда? Кемнеке?
Саратов шәһәрендә бочча буенча Идел буе округының ачык чемпионаты үтте.