Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ике авыл кунакка йөрешә. Кайда дисезме?

28 октябрь көнне Чапшар авыл клубында “Туган ягымда – алтын көз” исемле көзге бал кичәсе узды.

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Борын заманда бер авыл агаеннан:
– Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллә язмы?– дип сораганнар. Ул, һич тә аптырап тормыйча:
– Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, – дип жавап биргән. Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнен иң асыл фасылында, 28 октябрь көнне Чапшар авыл клубында “Туган ягымда – алтын көз” исемле көзге бал кичәсе узды. Быел үзенчәлелерәк булсын дип бәйрәмгә Кили авыл балаларын кунакка чакырдык. Бәйрәм кичәсе көз темасына кагылышлы булган берсеннән-берсе яңа һәм кызыклы уеннар белән гөрләде. Балалар зирәклектә дә, җитезлектә дә көчләрен сынашып бик канәгать булып, тагын шулай ике авыл кунакка йөрешергә сүз куешып таралыштылар, – дип хәбәр итә Чапшар мәәният йорты мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Көзге бал"