Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киләсе елда льготниклар дарусыз интекмәячәк

Киләсе елга республика бюджеты 20 миллиард сум дефицит белән планлаштырылган. Аның керем өлеше - 172,2, чыгым өлеше 192,2 миллиард сум булачак. Бу хакта республика Хөкүмәте утырышында финанс министры вазыйфасын башкаручы Лира Игътисамова белдерде.

Федераль бюджет субсидияләре - 35 миллиард, салым һәм салым булмаган керемнәр 138,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бюджетның өчтән ике өлеше социаль өлкәгә юнәлтеләчәк: сәламәтлек саклауга - 74 миллиард, шул исәптән льготникларга һәм сирәк очрый торган чирләре булучыларга дару сатып алу өчен 700 миллион сумга артыграк акча, социаль хәвефле чирләр - туберкулез, ВИЧ, психик һәм наркоавыруларны ачыклау һәм дәвалау өчен 7 миллиард сум салынган. Хезмәт хакы фондына 90 миллиард сум бүленәчәк. Авыл хуҗалыгына агымдагы елдагыдан азрак акча каралган - 5,6 миллиард сум. Быел бу тармакка техника һәм токымлы маллар сатып алу өчен зур сумма бүленгәнлеге ассызыкланды.Торак-коммуналь хуҗалыкка 3,6 миллиард сум бүленәчәк. Республиканың Юл фондына киләсе елдан Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнгән штрафлар да юнәлтеләчәк. Шушының буенча 1,6 миллиард сум керем планлаштырылган. Гомумән, юл структурасына 18 миллиард сум бүленә.Премьер-министр Рөстәм Мәрданов бюджет проектын хупларга тәкъдим итте һәм аның буенча күп тапкыр фикер алышулар үтүен билгеләде. Радий Хәбиров бюджетның социаль юнәлешле булырга тиешлеген, ә өстәмә акчаны федераль үзәк белән тыгыз бәйләнештә эшләп табарга кирәклеген ассызыклады.

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: льготы