Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Парк күңел ачу урыны түгел!

Бирегә килеп фотога төшәләр, экспонат-техникаларга менәләр һәм үзләренең геройлыкларын күрсәтәләр.

Узган шимбәдә Балтач урта мәктәбендә әти-әниләр комитеты җыелышы булып узды. Биредә уку елына кагылышлы бик мөһим мәсьәләләр сөйләшенде. Җыелыштан соң бер атна вакыт үтте, ләкин биредә күтәрелгән бер проблема, һич кенә дә тынгы бирми миңа. Директор урынбасары Руфия Закирова Казан юлы өстендә урнашкан парк турында сүз башлап, балаларга аның музей булуын, кадерләп сакларга кирәклеген аңлатырга кирәк, диде. Чынлап та, әлеге парк төрле хәрби бәрелешләрдә катнашып һәлак булган, туган якларына кайткач вафат булган егетләрнең якты истәлегенә багышлап төзелде һәм ел да бирегә аларның иптәшләре җыелып, искә алалар. Ә бит мәктәп укучылары бу һәйкәл-паркларны ул юнәлештә аңлап кабул итми. Бирегә килеп фотога төшәләр, экспонат-техникаларга менәләр һәм үзләренең геройлыкларын күрсәтәләр. Җитәр... Әти-әниләр, балагызның кайда һәм нишләп йөргәнен контрольгә алыгыз. Тәрбиянең шушындый моментлардан да торганын онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әле алай гынамы анда менеп ашап - эчеп бөтен чүпләрен, шешәләрен ташлап , атып төшеп китәләр.