Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Бәхетләргә юллар урау

Бер мизгелдә тормышлары икегә бүленгән кешеләр азмыни арабызда? Иртән үз аякларында чыгып китеп, кемнеңдер игътибарсызлыгы аркасында бәлагә юлыгып, гомерлеккә инвалид калучылар белән һәркайсыбыз таныш.

11 яшьлек, 5 сыйныфта белем алган кызчык та юлны тиешле җирдән чыгып барганда машина астына кереп, балачагына кырыс хаксызлык, сызланулар, урын өстендә ятулар белән нокта куя. Сүзем Лилия Мөбарәкҗанова хакында.

“Мәктәптән укудан кайтып бара идем мин ул көнне. Нормада җәяүлеләр юлыннан чыкканда машина бәрдерде. Шофер үзе үк мине ашыгыч ярдәм бүлегенә алып барды. Аннан мине Казанга җибәрделәр, операция ясадылар. Тик шуннан соң ничә айлар мин урын өстендә яттым. Шул вакытларда әнием минем исән калуым, аякка басуым өчен нәрсә генә эшләмәде, әле дә төрле җирләрдән операция белешеп, минем сәламәтләнүемне кайгыртып яши ул. Ә теге шоферның үз гаебен танырга көченнән килмәде, ул ничек тә гаепне бездә итеп калдырды. Ул чакта хаклык өчен көрәшергә көчебез юк иде, барлык тырышлык минем сәламәтлеккә юнәлдерелде...” Лилиянең күңел яраларына кагылмаска тырышсам да, йөрәккә үтеп кергән бу вакыйгаларны сорамый да булдыра алмадым. Сабыр ул һәм шул сабырлыгының башында әнисе Зәлифә торуын да яшерми. Сәламәт чагында бик актив булган, баскетбол, футбол, волейболдан кайтып кермәгән кыз урын өстенә калгач, ул халәтен бик авыр кичерә.

Әнисе баласының өзгәләнүләрен күргәч, бер танышы аша спорт ярышлары турында белешә башлый һәм бу кызыксынулар Фагыйль Гайнетдиновка да килеп җитә. “Фагыйль абый өйгә килде, таныштык, кулларымдагы көчне карады һәм кул көрәше белән шөгыльләнә башларга тәкъдим ясады. Минем өчен ул кызыксыз кебек тоелды. Шул вакытта әни яңадан миңа алтын киңәше белән күзгә күренмәс канатлар куеп, ярдәм итеп җибәрде. Шул көннән алып мин өйдә күнегүләр ясый башладым. 5 литрлы су тутырган шешәләрне күтәрә, резина ленталар тарта идем. Аннан соң тренерым Фагыйль абый кул көрәше өчен махсус өстәл алып килде. Шулай итеп башланып киткән тырышлыклар бүгенге көндә медальләремдә чагыла. Ә алар бик күп. 2016 елда беренче тапкыр ярышларга бардым. Татарстанда икенче урынны алсам, Мәскәүдә сул кул белән  беренчелекне алуга ирештем, уң кул белән икенче урынга лаек булдым. 2017 елда инде Европа беренчелегендә Венгрияне яулап, ике кул белән дә беренчелектә калдым, 2018 елда Болгариядән көмеш медальләр белән кайттым, 2019 елда медальләр сафын Грециядә бронзага тулыландырдым. Сочида инде дүртенче булдым.

Бүген Лилиягә 21 яшь. Ул Үрнәк авылында Арча аграр көллиятенең 4 курсында, җәмәгать туклану технологы белгечлеге буенча белем ала. Киләчәктә тагын да укырга, белемнәрен арттырырга тели.

– Нишләп шундый сынау бирелде икән миңа, дигән чакларың булдымы?

– Әлбәттә, булды. Ләкин бер генә сынау да болай гына бирелми. Шушындый язмышка тарымаган булсам, мин кул көрәше белән дә шөгыльләнеп китмәс идем, күп кенә кешеләр белән танышмаган булыр идем, дип акыллы фикерләрен җиткерде Лилия.

Бүгенге көндә гәүдәсенең сызлануларыннан тилмерә әңгәмәдәшем, авыртуга түзә алмаган чаклары да еш була.Тик мөмкинлекләре чикле башка кешеләргә карап, аларга бит миңа караганда да авыррак, ләкин бит алар шуны кабул итеп яшиләр, миңа да бирешергә ярамый дигән ныклы максат куя үзенә.

– Хәзер минем дусларым бик күп. Баштарак төркемдәшләрем дә сәерсенеп карадылар, аннан соң минем чит илләргә кадәр ярышларга йөргәнемне белгәч аптырашта калдылар, ә бүгенге көндә алар миңа ничек ярдәм итә алса, шулай булышалар. Шулай да тормышымдагы иң зур бәхетем – ул әнием Зәлифә. Кечкенәдән мин әтисез үстем, тик бүгенге көндә әнием үзенә пар канат итеп сайлаган Ришат абый минем өчен әтидән дә якынрак. Хәзер инде мине кайгыртучылар да икәү, дип сөенечләре белән дә бүлеште Лилия.

Күпме күз яшьләре, сызланулар аша бирелгән бүгенге бәхетле тормышына Лилия шөкер итә. Чит илләрдә була, аларны күрә алганы өчен, кул көрәшенә кереп киткәне өчен, анда өмет күргән Фагыйль абыйсына, җиңүләре белән Лилияне илһамландырган Әлфия Зыятдиновага карата зур хөрмәтен белдерде әңгәмәдәшем. Язмышларда ялгышлар юк диләр, бәхетләргә юллар урау дип тә өстиләр. Әллә чынлап та шулаймы икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш тормыш бала язмышы көчле рухлы кеше сынау