Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Муен тиресе эреп, башым җилкәгә, ә иягем күкрәгемә ябышкан иде...”

Сөенеч белән балкыган күзләре, хәл белешеп, бер сорау бирү белән үк мөлдерәмә яшькә тулды...

Шода авылына башка йомыш белән барган идек. Юлдашым – район социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Гүзәл Кәлимуллина: “Килгән килеш безнең карамакта булган Нурҗиһан апа Гыйбадуллинаның да хәлен белеп чыгыйк әле, бик тә гыйбрәтле язмышлы әбиебез ул безнең. Үзе бик булган, тырыш, ялгышып та беркемнән, бернәрсәдән зарланмас”, – дип кызыктырды.

Май чүлмәге тышыннан беленә дигәндәй, кечкенә генә, әмма бар яклап төзек, заманча өйләрдән берни белән аерылмый торган каралтыны һич кенә дә гомер буе ялгыз хатын-кыз яшәгән ихата дип әйтмәссең. “Ел саен нәрсә дә булса яңарта, үзгәртә, эшләттерә, бер дә тик тора белми. Кайчан килсәң дә, камыр ашы пешергән чагы булыр”, – ди Гүзәл.

Табиблар шикәр авыруы тапкач, камыр пешерүләрне сирәгәйткән идем әле, күптән пешергән юк дип, менә он белән кунамны алган идем генә, хәзер чәй куям, – дип каршы алды безне Нурҗиһан апа. Тик, сөенеч белән балкыган күзләре, без хәл белешеп, бер сорау бирү белән үк мөлдерәмә яшькә тулды. 60 елга якын вакыт үтсә дә, тән яралары да, җан яралары да төзәлми икән шул...

“МИН ИСӘН, КҮММӘГЕЗ!”

– 1959 елның июне иде ул. Авылдашыбыз Фатыйма апа: “Без бакча тырмалаган көнне – 13ендә булды ул хәл”, – дип сөйли иде. Мин беренче сыйныфны тәмамлаган ел. Авылга ул көнне фотограф килде. Әни белән карточкага төшеп кайттык. Озак та үтмәде, бик нык күкрәп-яшенләп яңгыр ява башлады. Әби аңа кадәр үк кемнәргәдер кереп киткән, өйдә әни белән икәү генә. Ул кече якта кер элеп йөри, мин мич буенда утырып тора идем. Бераздан әни: “Кызым, әйдә, бигрәк каты яшенли, күршеләргә керик әле”, – дип чыкса, мин инде идәндә янып ята торган булганмын. Әни, куркудан, өстемә кер юган суны сипкән. Өйгә шар төсле яшен кергән булган, әле ул әни артыннан да йөргән, әни кая бара, кая борыла, ул шунда икән. Мичкә бәрелгән урынында хәтта кирпечләр дә эчкә убылып калган иде. Каушаудан, әни ишекне ачып аткан – түшәмнән кергән яшен шул ишектән чыгып киткән... Мин үземне күмә башлаганнарын гына хәтерлим. Зиратта күмәләр дип уйлап: “Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!” – дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмаган, авыздан ап-ак күбек кенә килгән... Мине зиратка түгел, бакчага алып чыгып, җиргә күмгәннәр икән. Аннан Чепья больницасына илткәннәр. Озын толымнарым белән уң колагым шул чакта мендәргә ябышып, өзелеп кала. Бөтен тән тиресе, ите эреп, үлекләп акты ул чакта. Ышанасыңмы, соңгы кутырым быел, әле күптән түгел генә төште. Чепьяда мин тоташ бер ел яттым. Бәхетемә, анда олы яшьтәге бик оста һәм бик яхшы Николай Константинович Родовский дигән хирург бар иде. Мине аякка бастыру өчен бик нык тырышты ул. Пешү генә түгел бит әле, муен тиресе эреп, башым уң як җилкәгә, ә иягем күкрәгемә ябышып калган иде. Түзгән өчен, еламаган өчен, дия-дия, акчаларга кадәр бирә, кулларына күтәреп, больница ишегалдындагы өйләренә алып чыгып, тәмле әйберләр белән сыйлый иде Николай Константинович. Ул башны муеннан кубарырга да тырышып карады, бераз өлешен кисеп, әнидән тире алып, ябыштырды да... Тик дәвам итәргә курыкты, минем генә көчем җитми, диде. Мин әле шул килеш унынчы класска кадәр укыдым. Авылда да, мәктәптә дә мине бер генә кеше дә кимсетмәде, кыерсытмады, укытучылар да шулкадәр игътибарлы булды. Дәресем әзерләп килмәсәм дә, әрләмәделәр, начар билге куймадылар, икенче дәрескә яхшылап әзерләнеп кил, яме, диләр иде...

Инде тугач ук диярлек әтисен югалткан (Нурҗиһан апа аны хәтерләми дә), курчактай матур булып, күпләрне сокландырып үсеп килгәндә (күпләр яшен сугуны да күз генә тиде дип фаразлый), тәне генә түгел, бәгыре дә утларда көйгән кыз юлына Язмыш-Галиҗәнап, әнә шулай, бик тә мәрхәмәтле кешеләрне берәм-берәм чыгара, аны әнә шулай тормышка кайтара.

“МИНЕМ ТИРЕМНЕ ДӘ АЛЫГЫЗ...”

– Унынчыны тәмамлаган елны Чепьяда Николай Константинович очрап: “Казанда синең кебекләрне терелтә торган больница бар, менә адресы”, – дип, бер кәгазь бирде. Бүгенгедәй хәтерлим: ”Улица М.Горького, дом 3” диелгән иде анда, – дип дәвам итә Нурҗиһан апа. – Казанга мине кем алып барсын инде дип борчылган идем, Шода сигезьеллык мәктәбе директоры, укытучым Илдар абый Фазлыев 1970 елда мине Казанга алып менде, операцияләр ясатты. Туганым түгеллеген, укытучым гына икәнен белеп, ул чакта аңа бөтен кеше шаккатты инде. Мәрхүм Илдар абый һәм аның гаиләсе, барлык туганнары миңа гомерем буе игелек кылдылар, бик күп яхшылык күрдем мин алардан! Аны догамнан калдырмыйм. Чепьяга төшкәч, Николай Константиновичка багышлап та чиркәүгә акча салдым. Ә теге чакта Казанда больницада берсендә ике ай, берсендә өч ай яттым. Башымны муеннан, иякне күкрәктән аердылар. “Ямар” өчен тирене бөтен гәүдәмнән җыйдылар дисәм дә була. Шул чакта мине жәлләп, шунда ятучы бер яшь кыз: “Мин дә аңа тиремне бирәм, минекен дә алыгыз”, – дип елаган... Чит кешенеке ярамый дигәннәр. Анда да бик әйбәт табибларга эләктем. Әйбәтләп карадылар, дәваладылар. Ул чакта хәлемне белергә килгән авылдашларның иге-чиге булмады, мине белмәүчеләр дә “яшен суккан кызга” дип, шунда ятучылар аша күчтәнәчләр бирделәр... Башымны туры күтәреп йөри алуым белән генә дә бик күпләргә бурычлы мин.

Шул чакта ук группа тиеш булса да, кызга аны әйтүче табылмый (аны бик соңлап кына ала), ә ул үзе булган кадәресен дә могҗизага тиңләп, тормышка чытырдап ябыша. Күп авырлык, югалтулар күргән әнисенә чын терәккә әйләнә. Башта колхозда төрле эшкә йөри, аннан фермада терлекчеләргә ашарга пешерә башлый.

“АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ЗУРЛАДЫ”

– Кайда эшләсәм дә, беркем белән сүзгә килмәдем, тырышып эшләдем, шуңадыр инде барысы да бик хөрмәт итте үземне, – ди ул. – Пенсиягә чыкканда ферма кызлары шулкадәр зурлап, бик матур кичәләр ясап озатты. Менә бу коверны да алар бүләк итте... Туганнарым белән дә бик дус яшәдек. Әтиләр башка булса да, абыйлар (инде аларның берсе вафат, берсе – Свердловскида) гел ярдәм итеп, хәлемне белешеп тордылар. Нәнә 1976 елда вафат булды, шуннан бирле ялгызым яшәсәм дә, авылдашлар да бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булды. Свердловскидагы абыйның хатынының бу якта туганнары бик күп, алар да булышырга гына тора. Социаль хезмәткәр Раушания Гарифуллинадан да бик уңдым, үзе эшчән, үзе ипле. Җитәкчеләр дә, авылыбыз эшмәкәрләре дә: “Нинди ярдәм кирәк, әйт”, – диләр. Моңа кадәр бер кешедән дә ярдәм сораганым булмады, әлегә ничек тә үзем тырышам. Менә күптән түгел генә 21 меңгә капка-коймалар эшләттем, өйнең идәннәрен җылыттым, аңарчы түбәләрне алыштырып, мунча салдырган идем. Өйгә батареялар керттермәгән идем, башта сизелмәде, хәзер олыгая башлагач, җылы кирәк, ничек тә тырышып, бу якка батарея керттерергә исәп... Беләсеңме, сеңлем, мине Аллаһы Тәгалә зурлады, гомерем буе янәшәмдә яхшы кешеләр булды.

ИЗГЕ НИЯТКӘ ТЕЛӘКТӘШЛӘР ТАБЫЛА

Нурҗиһан апа язмышына багышланган язма сайтыбызда, газетабызда басылганнан соң игелекле кешеләр аның: “Өйгә батареялар керттермәгән идем, башта сизелмәде, хәзер олыгая башлагач, җылы кирәк, ничек тә тырышып, бу якка батареялар керттерергә исәп”, – дигән сүзләрен игътибарсыз калдырмаган булып чыкты. Алай гына да түгел, ярдәм итәргә теләүчеләр, күпне күргән әбиебезгә изге ниятләре, гамәлләре белән яшәү шатлыгы бүләк итүчеләр хәйран була. Алар арасында үзебезнекеләр дә, Казанныкылар да бар.

– Бу язма чыгып, күп тә үтмәде, Балтач электр челтәре оешмасы җитәкчесе Әнвәр Бахтиозин, “Водстрой” ширкәте җитәкчесе Рифат Закировлар килеп керде. “Апа, безнең Казандагы оешма җитәкчесе Илшат Шәех улы Фәрдиев сезгә газ, җылылык кертүдә ярдәм оештырырга кушты, – диде Әнвәр исемлесе. Шул арада килеп үлчәүләр алдылар, нәрсәләр эшләргә икәнен планлаштырдылар. Аннан җирле үзидарә җитәкчесе Зиннур Әсхадуллин, социаль яклау бүлеге кызлары да сөенечле хәбәрләр җиткереп торды, – дип сөйли Нурҗиһан апа.

Дөрес, “Сетевая компания” җәмгыяте генераль директоры И.Фәрдиев бу эшне контрольләргә кушкан ярдәмчесе белән бераз аңлашылмаучанлык килеп чыга. Нәтиҗәдә эш тоткарлана. Һәм, әлеге ярдәмгә өметләнеп, күңеле кузгалган Нурҗиһан апага ярдәм итәргә үзебезнекеләр – “Якты юл” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Раиф Хәкимов алына. Бер карасаң, кечкенә генә йорт кебек, әмма аны газ белән җылытуга күчерү өчен шактый үзгәрешләр кертергә, проект-смета документлары ясатырга, рөхсәт язулары артыннан йөрергә, җылылык системасы үткәрергә, мичне сүтеп чыгарырга, газ котелы сатып алырга... кыскасы, шактый зур суммалар кирәк була. Күңел иткән кеше мондый нияткә һәрчак акча таба шул ул, “Якты юл” җитәкчесе дә жәлләми, бер башлаган эшне ярты юлда калдырттырмый. “Бригадир Ринат Гыйлаҗетдинов көн дә диярлек килеп, эш барышы белән кызыксынып торды, Ленар Хамматов мич чыгарды, Расил Галимов аңа матур итеп плиткалар ябыштырды, стеналарымны тигезләде, буяды, Альфред Дәүләтгәрәев батареялар кертте, мичләрне урнаштырды, барысы да шулкадәр тырышып, әйбәт итеп эшләделәр. Бер кәгазь артыннан да йөрмәдем, аларның барысын Зиннур хәл итте, газ миченә кадәр үзе алып кайтты. Раифка, Зиннурга, хезмәтләре кергән егетләргә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр кебек”, – дип сөенә бүген Нурҗиһан апа.

Әле бу сөенечле вакыйга моның белән генә тәмамланмый. Бөтенләй башка, көтелмәгән борылыш ала ул. Дөрестән дә, ихлас күңелдән, чын-чыннан яхшылык эшләргә теләгән кеше ниятеннән ваз кичми, онытмый, аны ничек тә тормышка ашыра икән. Бу очракта да шулай була. Язмабыз башында без искә алган, Нурҗиһан апага ярдәм ышандырган “Сетевая компания” генераль директоры Илшат Шәех улы да бераз вакыт үтү белән кабат Нурҗиһан апаны искә төшерә, эш барышы белән кызыксына һәм... «Водстрой» ширкәте аша “Якты юл” хуҗалыгының шушы максатка түккән барлык чыгымнарын кире кайтара.

Яхшылык – яхшылыкны тудыра диләр бит. Ниятең изге икән, теләктәшләр һәрчак табыла...

Тоташ сынаулардан торган гомер сукмагын зарланмый-сыкранмый, сабыр гына үтә белгән Нурҗиһан апабызга әле әнә шул сабырлыкларның әҗерен күреп, калган гомерен рәхәтлектә үткәрергә язсын иде.

«Социаль хезмәткәрем Раушания Гарифуллинадан бик уңдым, аңлаучым да, ярдәмчем дә, сердәшчем дә ул минем», – ди Нурҗиһан апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш