Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Смәелнең легендар имамы Нурмөхәммәт хәзрәтнең лаеклы дәвамчысы, кызы Фәүзия абыстайга 90 яшь (ахыры)

Фәүзия апа үзлегеңнән Изге Китабыбыз Коръәнне укырга өйрәнеп, инде егерме елдан артык авылыбызның төп абыстае булып тора.

Үз эшенең  алтын куллы остасы. Рәфыйкъ мәктәптә укыганда ук бик зиһенле егет була, бигрәк тә физика, математика, сызым фәннәреннән “бишледән” башка билге алмый. Смәел урта мәктәбен тәмамлагач, егетләр университеты булган   солдат хезмәтен  ике ел Германиядә уза. Аннан соң Казан төзелеш архитектура институтын тәмамлый.

Әмма, аңа хезмәт юлын эчке эшләр бүлегендә узарга туры килә. Ул монда да  үрнәк хезмәткәр булып хезмәт итеп, майор дәрәҗәсендә  отставкага чыга. Ул үзе шаяртып, мин милиция булып калдым, полицайга бармадым, ди. Ул киткәннән соң милициянең исеме  полициягә үзгәрде. Рәфыйкның да Гөлфинә килен белән Айгөл исемле кызлары бар, Әмир, Әдел исемле ике оныклары үсә.

Рәфыйкның алтын куллы оста булуы  инде  токымнан да килә торган талант. Әтисе Гарифулла абый күп һөнәрләр иясе булды. Энесе Габдулла  абый, авыл, район тарихына  талантлы үзешчән сынчы-скульптор булып кереп калды. Ул Мәскәүдәге ВДНХ күргәзмәләрендә катнашып, аның медальләренә лаек булган сынчы иде. Без әле сезнең әлеге нигездәге йорт-җирләрегезне матурлыгына, төзеклегенә сокланып, рәсемнәрен Казаннан республика  газеталарында биргәнне дә хәтерлибез.

Гарифулла абый армия хезмәтенә киткәнче, 2 ел колхоз үгезләрен җигеп сука-сукалаулавын, урман ташуларын,  әле дә сагынып сөйли.  Армиядән соң ул хезмәтен бик җаваплы тармак булган, 12 км  кайтып килеп йөреп, 4 ел, 1954 елдан, Чепья МТСында (трактор- машиналар станциясендә) ягулык һәм запчасть складында эшли.

Аннан соң  колхозыбызга кайтып, шушы вазыйфаны башкара. Колхозда эшләгәндә аның “Хезмәт кенәгәңдә” бер генә юл булды - “Склад мөдире һәм заправщик”. Шушындый җаваплы вазыйфаны  ул  иң катлаулы, “хәтәр” елларда, тулмаучылыксыз (растратасыз) колхозда да 36 елдан артык тартты. 

Пенсиягә чыккач,  тормышта  яңа чор - динебез,  гореф-гадәтләрне саклау өчен актив эшчәнлек чоры башланды. Ул  мәчетебез ачыклганнан бирле,  1995 елдан 2011 елга кадәр үзеңнең моңлы тавышың белән авылдашларыбызны, ислам динебезнең биш фарызы арасыннан иң мөһиме булган -  “Намазга” чакырып  “Азан” әйтте. 

Рашит хәзрәтнең вафатыннан соң, 2003 елдан 2010 елга кадәр, иң изге вазыйфаларның берсе - авылыбызның имамы вазыйфаларын башкарды. Шушы кадәр йөкне намус белән, ниргәсенә җиткереп тарта алган  аның  кебек шәхесләргә, бу гаиләгә  сокланмыйча  мөмкин түгел, кайвакыт   без алардан   ак көнләшү белән көнләшәбез дә.  Тормыш юлын алар кебек узган кешеләрнең, без  күңелләре, җаннары тынычтыр дип уйлыйбыз. Чөнки алар, Изге Китабыбыз Коръән  кушканча  “Игелек кылуда ярышып” яшәгән кешеләр. 

Фәүзия апа үзлегеңнән Изге Китабыбыз Коръәнне укырга өйрәнеп, инде егерме елдан  артык авылыбызның төп абыстае булып тора. Моның белән дә, бу гаилә  авыл халкының зур мәхәббәтен яулады.Фәүзия апа  әле дә ак яулыгын бәйләп, Коръән ашларының түрендә - үзеңнең моңлы мәкамең белән Коръән сүрәләре укып, тирән эчтәлекле вәгазьләре белән күңелләрнең иң тирән җирләренә үтеп керә.

Сеңлесе Нурдидә апа да, кайларда гына яшәсә дә, туган авылын онытмады. Малмыждан кадәр килеп, авыл апаларына беренчеләрдән  булып Изге Китабыбыз Коръәнне укырга өйрәтүче ул булды. Малмыжда яшәүче, укытучы һөнәрен сайлаган Суфия апалары  да дин юлында булып, авылыбыз, мәчетебез хәлләре белән даими танышып торды. Алар инде икесе дә бакыйлыкта, урыннары Аллаһының җәннәтләрендә  булсын. Әле сеңлесе  Оркыя апаның, абыйсының  кызы Гөлирәнең авылда яшәүләре, даими аралашып торулары да аларның бәхетеңнән. Менә шундый  түбәтәйле , иманлы бабайлары, ак яулыклы әбиләре- абыстайлары булу белән бик бәхетле ул Смәел.

Язманың алдагы өшешләре:

Смәелнең легендар имамы Нурмөхәммәт хәзрәтнең лаеклы дәвамчысы, кызы Фәүзия абыстайга 90 яшь

Смәелнең легендар имамы Нурмөхәммәт хәзрәтнең лаеклы дәвамчысы, кызы Фәүзия абыстайга 90 яшь (дәвамы)

 

Солтан  Ибраһим улы Фатихов,

Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе
 20 март , 2021 ел.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар Смәел авылы Фәүзия абыстай