Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Смәелнең легендар имамы Нурмөхәммәт хәзрәтнең лаеклы дәвамчысы, кызы Фәүзия абыстайга 90 яшь (дәвамы)

Фәүзия апа белән Гарифулла абый пар канатлар булып 66 ел яшәп, иманлы 6 бала –ике кыз, 4 егет үстерәләр.

Аларның бүгенге көндә һәрберсе томышта үз юлларын табып яшәп, гаилә корып яшиләр. Аларның 13 оныклары, 24 оныкчыклары – нәселләренең  лаеклы дәвамчылары бар. Уллары Рәис кенә хатыны Гөлнурны, өч егете Рөстәмне,  Руслан, Радикны калдырып, иртә бакыйлыкка күчте. Кызлары  Рәмзиянең, уллары  Рәкыйпнең  киленнәре  Гөлфия белән авылда яшәүләре, башка  балаларының, оныкларының  да даими хәлләрен  белеп, булышып торулары – аларның дөрес тәрбия җимешләре, картаймыш көннәрендә зур бәхетләре. 

Уллары  Рәкыйп колхозның алдыңгы шоферы булды. Алар авылыбыз кызы Гөлфия белән гаилә корып, Нурмөхәммәт, Мостафа  бабайларның төп нигезенә  “җан өреп”, авылда  үрнәк гаилә булып яшиләр.

Инде уллары Ранилнең, кызлары  Раниянең Казан  шәһәрендә яшәп, үз гаиләләре, үз һөнәрләре, эшләре бар. Гөлфия  шактый еллар авыл медпунктында санитарка  булып эшләп, үзе дә табибәгә әйләнде. Әле ул кайберләрен уздырып та җибәрә. Аның бу һөнәрләре әби-бабай  өчен  дә  бик ярап тора.

Алар авылда эш юк дип, аптырап утыра торганнардан түгел. Иртән иртүк Рәкыйп бидон белән сөт җыючыга сыерларыннан сауган сөтне  кертсә, сөт җыю урыны аларга терәлеп кенә тора, шуннан соң алар сәүдә эшләрен башлыйлар. Авылдашлар, тирә-күрше авыллар  аларның  йорт кирәк-ярак товарларын  көтеп, яратып алалар. 

Кызлары Рәмзия хезмәт юлын исәп-хисап эшләренә багышлады. Ул урта мәктәптән соң Ключищеда (Югары Ослан районы) бухгалтерлар курсында укып, колхозга эшкә кайта. Аннан соң Киров өлкәсенең, “дөнья читендәге” Халтурино шәһәрендәге техникумның бухгалтерлар  курсын читтән торып укып тәмамлый. Рәмзия  колхозда учетчик булып эшли башлап, баш бухгалтер урынбасарына кадәр юл узды.  Ул бик төгәл, ышанычлы  хисапчы, коллективның хөрмәтле кешесе булды. Аның исәп- хисап эшләрендәге эш стажы да 37 ел.

Рәмзия  авылыбыз егете Вагыйз Мәзхәр улы белән гаилә корып, өч кыз үстерделәр.  Кызларның да инде һәрберсенең үз гаиләләре, үз тормышлары бар. Гөрләшеп оныклары үсәләр. Финзияләре башта безне шактый еллар Татарстан телевидениесендә матур тапшырулар алып баручы сәләтле авылдаш-журналист буларак сокландырды. Ул соңыннан, Смәел тарихында беренче тапкыр, Кытайдагы Уйгур татары егете Рифхат белән гаилә корып, антилопалары, көнгерәләре белән дан тоткан Австралиядә яши. Җирнең көньяк ярымшарында. Шунысы куанычлы, кияү Рифхәт дин юлында, кайткан саен мәчеткә намазларга килә. Аларның Эмилия атлы кызлары, Азат  исемле уллары бар. Бәхетләре булсын! Рәмзия инде күп еллар намазда булып, мәчетебез эшчәнлегендә  актив катнашучыларның берсе.

Кызлары  Рәсимә дә безне үзенең уңышлары белән куандырып яши. Аның тормыш юлы  башка туганнарыныкыннан үзенчәлеклерәк. Ул Смәел урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тамамлап, ул вакытлардагы тәртип буенча, беренче хезмәт чыныгуларын, иң авыр,  җаваплы  тармак булган колхоз  терлекчелегендә ала. Рәсимәгә өч ел сыер савучы хезмәтен башкарырга туры килә. Алар авылыбыз егете Фаяз Нургаян улы белән гаилә корып, инде күп еллар күрше Малмыж шәһәрендә яшиләр. Фаяз кияү АТХ да алдыңгы шофер, Рәсимә мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче – социаль яклау оешмасының мактаулы хезмәткәре булды. Аларның инде үз гаиләләре булган  уллары Алмаз, кызлары Гөлназлары бар. 

Соңгы елларда уллары Рәфыйкның әти-әнисе янына, төп йортка кайтып яши башлавы бик куанычлы. Ул динебез фарызларының  иң мөхиме булган намазга басып, мәчет намазларына да йөри башлады. Күз генә тимәсен! Рәфыйкь әле Янгулдагы “ИВА мебель” ширкәтендә дә  дә эшли.

Фото: баш мөхәррир

Язманың баш өлеше: Смәелнең легендар имамы Нурмөхәммәт хәзрәтнең лаеклы дәвамчысы, кызы Фәүзия абыстайга 90 яшь

 

Дәвамы бар.

Солтан  Ибраһим улы Фатихов,

Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе
 20 март , 2021 ел.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар