Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Ярый әле үзегез исән калгансыз” (+фото)

Йөзеннән нур бөркелеп торган 90 яшьлек өлкәннәребез белән очрашкач, күңел сөенә. Балачагы, яшьлеге булмаган, күпме авырлыклар, михнәтләр күргән ак яулыклы Зөлфирә әбине күргәч тә ихластан шатландым. Аның матур киенүе, шат күңелле булуы, унсигездәгедәй йөгереп йөрүе таң калдырды мине. Нөнәгәр авылында гомер итүче, моннан 27 ел элек пар канаты – Солтанын югалткан Зөлфирә әби Нигъмәтҗанова белән озаклап сөйләшеп утырдык. Ахырдан, кызым, кочаклыйм әле сине, дип аркамнан сөюе, кулының җылылыгы әле дә булса рәхәтлеге белән искә төшә.

Зөлфирә әби 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң бик алдынгы Фрунзе колхозында хезмәт юлын башлап җибәрә. Үгез җигеп тиресен дә түккән ул, ат та җиккән, дәүләткә сөт, май, йомырка да җыйган, кечкенә генә булса да эшләмәгән эше калмаган. Нөнәгәр авылына килен булып төшкәч тә, лаборант итеп куялар үзен. Биредә дә ул эшен зур җаваплылык белән башкара. Көндез колхоз эшендә булса, төннәрен тегү теккән, чиккән. Үз әнием алып биргән машина әле дә исән, әле дә кирәк булса кулланам, ләкин инде чикмим дип, шуңа китергән авыр фаҗигане сөйләп үтте ул. 1978 елда чыккан янгын йорт-җирсез калдырган аларны. Шул вакытта ике баласын кочаклап озак елый Зөлфирә әби, эштән кайтып кергән ирен дә күз яшьләренә буылып каршы ала ул, “Ярый әле үзегез исән калгансыз”, дип Солтаны кочаклап алгач, ныклы тылы бар икәненә сөенеп тә елый. Шул янгыннан соң чигә алмый башладым, кирәк чакта кешегә кушып чиктердем, тик башкача бу эшкә кулым ятмады, ди юбиляр. Тормыш иптәшен бик зур хөрмәт белән, сагынып искә ала Зөлфирә әби: “Солтаным бик әйбәт кеше иде минем. Бер-беребезне аңлап яшәдек, ике ул – Рамил һәм Рафилне үстердек. Балаларыбызның инде үз гаиләләре бар, киленнәрем Наилә һәм Гөлфия белән дә килешеп, аңлашып гомер итәбез. Оныкларым Раил, Фаил, Ранис та, оныкчыкларым Искәндәр белән Фәнзилә дә әби-әби дип кенә торалар”, дип сөенечле, тыныч картлыгы турында сөйләп үтте.

Бүгенге көндә Зөлфирә әби улы Рамил, үземә ошаган ул минем, үзем сыман бик җиңел, бик уңган дип яратучы килене Наилә, һәм оныгы Раил янәшәсендә яши. “Раилем көн дә эшкә киткәндә һәм кайткач хәлемне белеп кенә тора. Буш көннәрендә Балтачкамы, башка җиргәме кибетләргә дә алып йөри. Алдагы көннәрдә дә балаларыбыз ышанычлы булсын”, дип оныгы тарафыннан күрсәтелгән игътибарны әйтеп узды әңгәмәдәшем.

Зөлфирә әби яшьлегеннән матур киемнәргә битараф булмый, тегүче булып китүе дә юкка түгелдер аның. Бүген дә килешле киемнәре, пөхтә ак яулыклары белән таң калдырырлык әле ул. Язмамда янгын турында язып үткән идем бит. Менә шул хәл булганчы, Зөлфирә әбиләргә Ташкенттан бер кунак кайта һәм анда бик матур, артистлар гына кия торган күлмәк була. Солтаным бик килешә дип алдырды бит шул күлмәкне, аны ак шәлләрем белән чемоданда гына саклап тоттым һәм Аллаһының рәхмәте, көчле янгыннан да исән калган иде алар дип могҗизалы хәлләрен мавыгып сөйләде әбием.

Үзен котларга килгән район һәм җирле җитәкчеләргә ихлас рәхмәтен ирештереп, иңнәренә салган ак шәлъяулыгын кадерләп кенә куллары белән тотып, бәхетле картлыгына, үзен шушылай олылаганнарына йөрәк түреннән чыккан теләкләрен җиткерде. Безне капка төбенә озата чыкканда да, Әлмәттән улым Рафил дә гаиләсе белән кайтасы иде, алар кайткач гаиләбез тагын да түгәрәкләнеп, бөтенебез бергә җыелып куячакбыз, дип көтеп калды әбиебез.

Матур, сәламәт картлыгың дәвамлы булсын иде, Зөлфирә әби. Алдагы юбилейларыгызда да очрашырга насыйп булсын сезнең белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев