Татарстанда 3746 яңа коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән, Шуның 315е 18 яшькә кадәрге балалар.
Татарстанда узган тәүлектә 3746 яңа очрак теркәлгән, шуның 37се Балтачта.
«Авыручыларның 315е — 18 яшькә кадәрге балалар. 354 кеше хастаханәләрдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
44 муниципаль берәмлектә ковид йоктыру очрагы ачыкланган. Казнда - 1588, якын күршеләребез Арчада - 64, Сабада - 22, Кукмарада - 7, Теләчедә - 3 һәм бездә, Балтачта - 37 кеше (районыбыз өчен антирекорд дип саныйм) әлеге чирдән интегә.
16 февральгә Татарстанда пандемия башыннан бирле 80 629 COVID-19 очрагы теркәлгән.
1673 кеше үлгән, шуларның 5се тәүлек эчендә вафат булган (1937 елгы ир – ат, 1941, 1948, 1956, 1951 елгы хатын-кызлар).
50 871 кеше, шул исәптән 2 794 кеше узган тәүлектә терелгән.
Барлыгы 2 440 640 кеше вакциналау узган (артым 2 914), шуларның 1 902 100е икенче прививканы да алган. Кабат вакцинацияне 226 829 кеше узган.
Югарыда язылган 37 кеше - бары, ковид йоктыру расланган пациентлар гына, расланмаганнары әле күпме... Хастаханә яныннан узарга туры килгән райондашларыбыз игүтибар иткәндер, ике фильтр-бокска мөрәҗәгать итүчеләрнең саны бихисап. Авырулар сүзенә караганда һәр бокска төшкә кадәр - 20шәр кеше тере чиратка теркәлә, төштән соң тагын шундый ук хәл. Ә бокста кабул итүче табиб бер генә. Шуңа күрә райондашларыбызны саклык чаралырын тайпылышсыз үтәргә чакырабыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев