Сәламәтлек

«Бердәм Россия» һәм «Яшь Гвардия» активистлары Казан медикларына рәхмәт белдерде

Казан шәһәре Думасы депутаты Тәнзилә Ракова медицина хезмәткәрләренең ял һәм бәйрәмнәрне белмәвен ассызыклады

«Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе һәм «Яшь Гвардия» хәрәкәте активистлары ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. 

Казан шәһәре Думасы депутаты Тәнзилә Ракова медицина хезмәткәрләренә көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларның эшләренең ял һәм бәйрәмнәрне белмәвен ассызыклады.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый белгечләр белән горурланалар һәм аларның эшкә бирелгәнлеген һәм профессиональлеген бәялиләр. Рәхмәт йөзеннән депутат фельдшерларга күчтәнәчләр тапшырды.

Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев