Ул куркынычсыз диләр...
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 дан вирус сыман кисәкчәләр — Гам-VLP-мультивак нигезендәге яңа вакцинаны теркәгән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза Шәһри Казан.
Әлеге вакцина кеше өчен патоген булган SARS-CoV-2 вирусы кулланылмый торган биотехнологик юл белән эшләнгән.
— Мондый вакциналар — яңа буын рекомбинант препаратлар, алар вируслар нигезендәге тере вакциналарга куркынычсыз альтернатива булып тора, — дип аңлаталар министрлыкта.
Вакцинаны уйлап табучы һәм җитештерүче — академик Н. Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге.
Нет комментариев