Алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 100 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«23 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (36 кеше) аралыгында ачыкланган. Балигъ булмаган балалар арасында бер очрак теркәлгән.
Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (55 очрак) әйдәп бара. Районнарга килгәндә, Лениногорск (7 очрак) антирейтингның иң югары баскычын били.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 274 очрагы теркәлгән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев