Картинг спорт төре белән районыбызда шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара.
Балтач ДОСААФы базасында шөгыльләнүче картчылар үзләрен төрле ярышларда сынап карыйлар. 16-18 июль көннәрендә Байлар Сабасында картинг буенча Татарстан Республикасы Кубогына үткән ярышларда да балтачлылар бар иде. “Восход” классында өч райондашыбыз катнашып, Ильмир Мөэминов 4нче урынны яулады, Марат Галиуллин сигезенче, Эдуард Лапшин 19 урыннарда.
Нет комментариев