Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның нык беләкле егет-кызлары. Кемнәр алар?

27-30 ноябрьдә Түбән Новгородта кул көрәше буенча Идел буе федераль округы чемпионаты (беренчелеге) узды.

Ярышларда Саратов өлкәсе, Самара өлкәсе, Пермь крае, Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Пенза өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе җыелма командалары катнашты.

Балтач район командасы ТР җыелма командасы составында 1 урынны яулады. Айгөл Вәлиева,  Алсинә Мостафина,  Диләрә Мортазинага тиңнәр булмады. Эльвира Сәлахетдинова,  Татьяна Арыкова, Индира Николаева  – икенче,  Алина Афанасьева һәм  Руфия Габделхакова  өченче призлы урын яулады.

Хатын-кызлар арасында  Айгөл Вәлиева  белән Индира Николаева  икенче урынга лаек булды.

Шулай ук Эрик Зыятдинов, Рамил Сабиров – 4, Кирилл Васильев 7 урынга лаек булды.

Егет-кызларны ярышка тренерлар Фагыйль Гайнетдинов, бертуган Ранил һәм Рамил Сафиуллиннар әзерләде. Призерларны һәм аларның тренерларын җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев