Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта ясалма өслекле футбол кырында беренче уен үтте (фото)

Кичә Балтачта ясалма өслекле футбол кыры ачылу турында хәбәр иткән идек инде.

Беренче уеннарга район Советы, башкарма комитеты егетләре, хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчеләре, эшмәкәрләр старт бирде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин  Рамил Нотфуллин мәгариф оешмаларына футбол туплары бүләк итеп хәерле сәгатьтә ачып җибәрде.

Футбол кыры кичкә кадәр шау итеп торды. Стадион спорт сөючеләргә игелекле хезмәт итсен.

"Игелекле уен - Добрая игра"да  авыл хуҗалыгы оеешмалары җитәкчеләре беренчелекне яулады.Шәхси эшмәкәрләр - икенче, район башкарма комитеты - өченче, авыл җирлеге җитәкчеләреннән тупланган команда дүртенче булды.

Алдан хәбәр иткәнчә, тамашачылардан һәм футболчылардан җыелган взнос  акчасы ярдәмгә мохтаҗ кешегә тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол