Балтачта  «Кояш абый» призына баскетбол буенча район беренчелеге булып узды
Спорт

Балтачта «Кояш абый» призына баскетбол буенча район беренчелеге булып узды

Ярышта Карадуган, Балтач гимназиясе, Норма, Сосна, Чепья, Балтач мәктәпләре командалары катнашты

Балтач спорткомплексында 5-11 сыйныф кызлары һәм егетләре арасында «Кояш абый» призына баскетбол буенча район беренчелеге булып узды.

Ярышта Карадуган, Балтач гимназиясе, Норма, Сосна, Чепья, Балтач мәктәпләре командалары катнашты.

Кызлар арасында призлы урыннар:
1  урын — Балтач мәктәбе
2  урын — Норма мәктәбе
3 урын — Сосна мәктәбе

Иң яхшы һөҗүмче — Әхмәтҗанова Алия (Норма мәктәбе)

Иң яхшы уенчы — Әхмәтҗанова Зәринә (Балтач мәктәбе) һәм Бәдретдинова Эвелина (Балтач мәктәбе)

Иң матур кертелгән туп номинациясендә — Бәдретдинова Эвелина (Балтач мәктәбе)

Иң күп туп кертүче конкурсында:
1 урын — Галимуллина Әдилә (Балтач мәктәбе)
2 урын — Сафина Диләрә (Балтач гимназиясе)

Иң тугры җанатар номинациясендә — Сафина Йолдыз (Сосна мәктәбе)

Егетләр арасында призлы урыннар:
1урын — Балтач гимназиясе
2 урын — Норма мәктәбе
3  урын — Балтач мәктәбе

Иң яхшы уенчы — Хәкимов Наил (Балтач гимназиясе) һәм Закирҗанов Ильяс (Балтач гимназиясе)

Иң яхшы һөҗүмче — Гарәфетдинов Самат (Норма мәктәбе)

Иң матур кертелгән туп номинациясендә — Закирҗанов Ильяс (Балтач гимназиясе)

Иң күп туп кертүче конкурсында:
1 урын — Ибраһимов Кәрим (Балтач гимназиясе)
2  урын — Нуриев Кәрим (Балтач гимназиясе)

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев