Балтачта волейбол буенча «Иң көчлеләр кубогы» турниры узды (+фото)
Спорт

Балтачта волейбол буенча «Иң көчлеләр кубогы» турниры узды (+фото)

Кенә мәктәбенең ике командасы да призер булды.

Яңа ел ялларында "Балтач" спорткомплексында 2006-2007 елгы кызлар һәм егетләр арасында волейбол буенча район беренчелегенә "Иң көчлеләр кубогы" турниры узды.

Кызлар арасында беренчелекне Кенә мәктәбе командасы яулады. Балтач кызлары - икенче, Кенә мәктәбенең икенче командасы өченче булды.

Егетләр арасында Смәел командасы җиңү яулады. Куныр егетләре - икенче, Норма командасы өченче урынны яулады. Котлыйбыз!


волейбол

Нет комментариев