Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Борнакта балык бәйрәме

6 март көнне Борнак авылында традицион рәвештә "Балыкчылар көне" шаулап үтте, дип хәбәр итәләр борнаклылар.

6 март көнне, Борнак авылында традицион рәвештә "Балыкчылар көне" шаулап үтте, дип хәбәр итәләр борнаклылар социаль челтәрдә. Әлеге чарада катнашырга теләк белдерүчеләр аз булмый һәм җиңүчеләр дә төрле номинацияләр буенча ачыклана.

Иң-иңнәр белән дә танышып китик:
"Иң яшь балыкчы" - Зәмир Габдрахманов,
"Иң өлкән балыкчы" - Әлфрит Сәгытдинов,
"Бозны иң тиз тишүче" - Айдар Галиәскәров,
"Иң беренче балык тотучы", "Иң соңгы балыкны тотучы", "Иң күп балык тотучы" номинацияләрендә җиңүче һәм күчмә кубокны отучы - Хәбибрахманов Рим.

Балыкчылар балык эләккәнне көтеп утырган мәлдә яр буенда бәйрәм табыны әзерләнә. Биредә зәңгәр мәтрүшкәләр салынган чәйләр кайный, кайнар коймаклар пешә... Шул мәлдә “Шашлыгы бик әйбәт, пылавын ашап туеп булмый, компотын эчеп туеп булмый, коймагы авызда эри”, дип ризыкларга иң югары бәяне бирде Дамир Галиәскәров.

Борнаклылар үзләренә чын бәйрәм оештыруда зур көч кертүче - Закиров Ришатка, Закиров Айрат һәм Лилия ханымга, Идрисов Равилгә, "Тау бетон" оешмасына, Шәмсетдинова Әнисәгә һәм гомумән, әлеге чараны үткәрүдә җан атып йөргән егет-кызларга олуг хөрмәт һәм рәхмәтләрен ирештерәләр һәм алдагы елларда да шундый бәйрәмнәрне оештырып торырга язсын иде дип телиләр.

Фото: Ренат Галиәскәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балыкчылар балык тоту Борнак авылы