Олимпия чемпионы Алина Заһитованы самолетка үткәрмәгәннәр
Спорт

Олимпия чемпионы Алина Заһитованы самолетка үткәрмәгәннәр

Ул Братислава шәһәрендә узачак турнирда катнашырга тиеш булган.

Русиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясеннән хәбәр итүләренчә, аэропортта аның әти-әнисеннән рөхсәт документлары тиешенчә эшләнмәгән булуы ачыкланган. Шул ук вакытта, спортчының әтисе Илназ Заһитов: "Моңа кадәр андый проблема булганы юк иде", - ди.

Ике көн барачак турнирда Русиядән Полина Цурская һәм Станислава Константинова чыгыш ясаячак.

Бу турыда социаль челтәрләр хәбәр итә

 

Фото: pixabay.com/ru


Алинә Заһитова

Нет комментариев