Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавычта шахмат бәйрәме (+фото)

5нче гыйнвар көнне Салавыч мәдәният йортында Фоат Йосыпов истәлегенә традицион шахмат ярышлары үтте.

Ярышлар 1-4класс укучылары һәм зурлар арасында оештырылды, барлыгы 53 кеше катнашты. Уеннар бик матур, шул вакытта кискен барды, җиңүчеләр дә ахыргы турда гына ачыкланды. Фоат абыйның уллары Алмаз белән Марсель җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм һәр катнашучыга истәлек бүләкләре тапшырдылар. 
Балалар арасында  Зифа Корбанова – беренче, Дилә Закирова – икенче, Зәринә Сәмигуллина өченче призлы урын яулады.
Малайлар арасында Сәйдәш Камаловка тиңнәр булмады. Казаннан  Ислам Ибрагимов – икенче, Әмирхан Хәйруллин  өченче булды.

Ветераннар арасында Асрар Мөҗипов беренчелекне яулады. Наил Зарипов – икенче, Габдрәфыйк  Фәйзрахманов өченче урын яулады.

Бәйгенең төп җиңүчеләре булып Азат Хөрмәтуллин, Марат Сәйфуллин (Малмыж), Ландыш Гарифуллина танылды. 
Шушындый матур турнир оештырып, чын шахмат бәйрәме ясаганнары өчен шахматчылар бертуган Йосыповларга, “Татарстан” хуҗалыгы җитәкчесенә катнашучылар зур рәхмәт белдерә, эшләрендә уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев