Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Субаш авыл җирлегендә чаңгы һәм теннис ярышлары уздырылган

Югары Субаш авылында - авыл беренчелегенә чаңгы ярышы, Көшкәтбаш авылы яшьләре өчен - авыл беренчелегенә теннис ярышлары оештырылган.

23 февраль көнне бәйрәм көн булуга карамастан - Югары Субаш авыл җирлеге халкы ял итеп кенә ятмады, ә төрле чараларда катнашты.

Югары Субаш авылында - авыл  беренчелегенә чаңгы ярышы, Көшкәтбаш авылы яшьләре өчен - авыл беренчелегенә теннис ярышлары оештырылды.

Ярышларны оештыруда ярдәм иткән -авылдашларыбыз Ильгам Фидаил улы Гайнетдиновка, Раил Ришат улы Федоровка, Инсаф Габделнур улы Габделхаковка, Балтач районы буенча "Единая Россия" эшчәнлеге өчен җаваплы булган Айрат Фарук улы Хайруллинга, мәктәп коллективына, Көшкәтбаш авылы клубына авыл җирлеге башлыгы үзенең рәхмәтен җиткерә, дип хәбәр иттеләр Югары Субаш авыл җирлегеннән.

Үткәрелгән чараларда актив катнашыйк, сәламәтлек үзебездән башлана!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теннис чаңгы ярышы Субаш авылы