Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшьлəрнең ничек итеп шахмат уйнаганын күрсә, шаккатыр иде, сокланыр иде. Кем дисезме? (+фото)

Фоат Йосыпов истәлегенә узган ярышларда елдагыча барлыгы 40ка якын уенчы катнашты.

5нче гыйнвар көнне Салавыч мəдəният йортында “Татарстан” ьщмгыяте призына һәм Фоат Йосыпов истәлегенә традицион шахмат турниры үтте.

Әлеге ярыш 3 тапкыр үткəрелə. Беренчесе Балтачта узса, соңгы ике елда Салавычта үтә. Ярышны Фоат абыйның дуслары  матур истәлекләр белән башлап җибəрделəр. Яшьлəрнең ничек итеп шахмат уйнаганын күрсә, шаккатыр иде, сокланыр иде, дип  тә әйтүчеләр шактый булды.

Чыннан да, шахмат спортын яратучы дусларыбыз районда күбəйгәннән күбәя. Алар арасында Республика чемпионнары да гел матур уеннары белəн шатландырып торалар.

Фоат Йосыпов истәлегенә узган ярышларда елдагыча барлыгы 40ка якын уенчы катнашты. Ярышлар 2008нче елгы һəм аннан яшьрəк балалар һәм зурлар арасында үткəрелде. Көне буе барган уеннар елдагыча матур оештырылып, зур югарылыкта үтте. Менə алар жиңүчелəребез – балалар арасында 1урында Бөрбаштан  Әмир Абдрахманов, икенче урында Фоат абыйның Казанда яшәүче оныгы Мəлик Йосыпов, 3 урында Шубан авылыннан Әмирхан Хәйруллин.

Зурлар арасында Салават Габдрахманов беренчелекне яуласа, Балтачтан Рамилә Шаһимәрданова – икенче, Азат Хөрмәтуллин өченче призлы урынга лаек булды.

Ветераннар арасында Камил Мөхәрләмовка тиңнәр булмады. Тәнвир Галимов белән Семен Шестяков икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.Җиңүчелəргә медальлəр, дипломнар һəм кыйммәтле бүлəклəре тапшырылды. Шулай ук ярышта катнашучы һəркемгә Фоат абыйның уллары Марсель белəн Алмаз истəлек бүлəклəре тапшырдылар. Җәмгыять җитәкчесе Айнур Нотфуллин ярышка килгəн барлык кешелəрне бушлай тукландыруны үз өстенә алган иде.Аларга барлык катнашучылар исеменнән олы рəхмәтебезне житкерəбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев