Алкоголь кулланган шофер 45 мең сум штрафка һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә
8 гыйнвар көнне кичке сәгать ун тулганда Балтач бистәсенең Ленин урамы 122 йорт янында участок вәкиле «Ниссан Альмера» автомобилен туктата. Шоферның алкоголь кулланган булуыннан шикләнеп, учас-ток вәкиле шоферны үз машинасына чакыра, аңа барлык хокукларын да аңлата һәм махсус приборга өрергә куша. Прибор шоферның исерек булуын дәлилли, шофер исә үзе дә аракы эчкәнен инкарь итми.
Судта шоферның үз гаебен тануын да, кечкенә балалары булуы да исәпкә алына. Ләкин, бу җәзадан котылырга мөмкинлек бирми.
Алкоголь кулланган шофер 45 мең сум штрафка һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.
Алкоголь кулланганнан соң геройланып машина руле артына утыручылар, мондый халәттә машина йөртүдән курыкмаучылар суд утырышында исә икенче төрлегә әйләнәләр. Монда инде балалар да искә төшә, гаиләгә күпме зыян китерү дә аңлашыла башлый. Ләкин озаккамы икән?
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев