Нәтиҗә ясамаган
Суд залыннан

Нәтиҗә ясамаган

Әлегә хөкем карары законлы көченә кермәде

Балтач районы прокуратурасы Балтач бистәсендә яшәүче 35 яшьлек кешегә карата гаепләүне хуплады, ул алдау юлы белән күрше өлкәдә яшәүче хатын-кыздан акча урлау юлына баскан.

Судта бу яшь кешенең социаль челтәрләрнең берсендә бер кыз белән танышуы һәм аңа һәртөрле игътибар билгеләре күрсәтүе ачыкланган. Яшь кешенең бу кызга аерым игътибар күрсәтүенең максаты — аны төрле буш, матур вәгъдәләр биреп, үзенә ышандыру була. Төрле уйлап чыгарылган сылтаулар буенча, шул исәптән авыру әнисен дәвалау өчен акча кирәк дип, ул зыян күрүчедә 46 мең сум акча күчерттерә. Сүз уңаеннан, алданган кыз балачактан инвалид.

Кызганычка каршы, бу ир-атны җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр җәлеп итү түгел. Элегрәк гражданин Г. шундый ук җинаятьләр өчен өч тапкыр хөкем ителгән булган — кызлар белән танышкан, аларның башларын мәхәббәт сүзләре белән әйләндергән, ә аннары уйлап чыгарылган сценарий буенча үз корбаннарыннан акча сораган.

Соңгы җинаятьне башкарганда гаепләнүче шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәгән.

Балтач районы суды дәүләт гаепләүчесе позициясе белән килешә, Г. ны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба һәм аны 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итүне билгели. 

Әлегә хөкем карары законлы көченә кермәде.

Алмаз Сәгыйтҗанов,
Балтач районы прокуроры

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев