Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Суд залында

Суд залында руль артына исерек килеш утыруда шикләнгән чираттагы кеше районыбызныӊ Улисьял авылында тоткарлана.

Кич белән  авыл мәдәният йорты каршында күрше Мари Иле республикасыннан килгән чит ил маркалы машина туктала. Бераздан бу машина янында басып торган егетләр янына район эчке эшләр бүлегенеӊ участок вәкиле килә, машина шоферы турында аныклый.  Машина хуҗасыныӊ авызыннан сөйләшкәндә  исерткеч исемлек исе килгәнлектән, ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырыла. Алар килгәч,  машина хуҗасыныӊ ризалыгы белән тиешле приборга өрдертәләр һәм ул, аныӊ сулыш парларында исеркеч матдәләр барын күрсәтә.

Аӊа карата рәсми кәгазъләр тутырыла. Әмма егет, рульдә мин түгел, минем иптәшем иде, дип җаваплылыктан котылмакчы була.

Суд барышында руль артында спиртлы эчемлекләр куллануда шикләнүче егет үзенә яклаучы да алып килә. Кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен утырыш хәзергә кичектерелде. Суд карары ничек булыр, бу турыда өстәмә хәбәр итәрбез.   

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан