Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыр чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова бүген иртән вафат булган

Соңгы вакытта Айгөлнең хәле бик авырайган иде. Бүген иртәнге якта Казандагы хастаханәдә аның йөрәге тибүдән туктаган. Изге җомга көнендә мәңгелеккә күчкән якташыбызның урыны оҗмахта булсын!

Бу хакта редакциягә Иске Камка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зәйтүнә Сәгыйрова хәбәр итте.

Казанда яшәүче якташыбыз Айгөл Фазыйлованың (аның мәрхүмә әнисе Иске Камка авылыннан) берничә ел яман шеш чире белән көрәшүе райондашларыбызга мәгълүм иде. 7 яшьлек улын ялгызы үстерүче 31 яшьлек Айгөлнең авыр язмышы турында федераль каналларның берсе берничә тапшыру да әзерләде. Райондашларыбыз арасында да Айгөлгә һәм аның улы Әмиргә ярдәм кулы сузучылар байтак булды. Игелекле кешеләр редакциягә китергән акчаларны без берничә тапкыр Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров аша Айгөлгә тапшырдык. Айгөл һәр юлы редакциягә шылтыратып, үзенә булышкан кешеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерүебезне сорады.

Соңгы вакытта Айгөлнең хәле бик авырайган иде. Бүген иртәнге якта Казандагы хастаханәдә аның йөрәге тибүдән туктаган. Изге җомга көнендә мәңгелеккә күчкән якташыбызның урыны оҗмахта булсын!

Әнисенең туган авылы Иске Камка халкы Айгөлне ярдәменнән ташламады, төрлечә булышып торды. Мәрхүмәне бүген шушы авыл зиратында гүргә иңдерәчәкләр. Авылның ир-атлары кабер казый башлаган. Айгөлнең җәсәден тиздән Казаннан алып кайтачаклар.

Айгөл Фазыйлованың беренче сыйныфта укучы улы Әмирне Айгөлнең мәрхүмә әнисенең энесе Тәлгать тәрбиягә алачак, дип яза Әлки хәбәрләре.

Люция Низамиева

Фото: alki-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рак Айгөл Фазыйлова