Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авырый башласагыз, нишләргә?

Уфа табиблары биргән дүрт киңәшне исегездә тотыгыз.

Сезоннар арасында салкын тию һәм грипп йоктыру куркынычы арта. Уфаның 5нче дәваханәсе табиблары кеше авырый башласа, нишләргә кирәклеген сөйләде.

«Көз — ул юрган ябынып, чәй эчеп утыра торган кичләр вакыты гына түгел. Көз әле салкын тию вакыты да. Бу бигрәк тә хәзер, температура −5 градустан +7 градуска кадәр тирбәлгәндә үзен нык сиздерә».

Беренчедән, ял итәргә кирәк. Йокы һәм күбрәк ятып тору режимы терелүгә ярдәм итә һәм авыруның катлаулану куркынычын киметә.

Икенчедән, күбрәк сыеклык эчегез. Бу җылы чәй, компот, морс булырга мөмкин.

Өченчедән, сәламәтлек өчен файдалы ризык ашарга кирәк. Салкын тию вакытында аппетит кимиячәк, әмма шуңа да карамастан, организмны энергия һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итү өчен ашарга кирәк, ди табиблар.

erid: 2VtzqwTSgT9

Ниһаять, авыруның беренче билгеләре булганда, башкаларга йоктырмас өчен, өйдә калырга кирәк.

Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек

erid: 2VtzqwTSgT9