Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Аяк нигә шешенә?

Шешенү – җитди авырулар билгесе. Андый вакытта бөердә, йөрәктә тайпылышлар башланган, матдәләр алмашы бозылган, лимфа юллары томаланган, яссы табанлылык барлыкка килгән булырга мөмкин. Җитешсезлекнең сәбәбен ачыклау өчен табибта тикшеренү узарга кирәк. Аяк шешенүдән күбрәк хатын-кызлар интегә. Бу – табигый хәл. Чөнки үкчәле аяк киеме кигәндә аякка төшкән көч арта.

Йөрәк тәртиптә түгел

Йөрәк эшчәнлегендә тайпылышлар күзәтелеп, кан йөреше бозылса, тукымаларда сыеклык җыела. Андый вакытта беренче чиратта аяк шешенә, тора-бара ул зәңгәрләнеп торырга мөмкин. Аяк шешенүнең сәбәбе йөрәк белән бәйле икән, шулай ук тын кысыла. Кеше элек икенче, өченче катка җиңел менсә, аңа туктап ял итәргә кирәк була башлый. Шуңа да кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Кан басымы уйный

Кан басымы югары булганда тукымаларга кан килү арта, сыеклык тоткарлана. Бу вакытта аяк кына түгел, кул, бармак­лар шешенә, ойый. Бармак очы энә белән кадагандагы кебек чемер-чемер килә. Әлеге билгеләрдән котылу өчен тоз, эчкән сыеклык күләмен киметү җитә. Шулай ук бәвел кудыручы үлән төнәтмәләре эчү файдалы.

Хатын-кызлар өчен
Хатын-кызларда шешенү күрем цик­лы ахырында күзәтелә. Бу гормональ үзгәрешләр белән аңлатыла. Андый вакытта аяк, кул шешенә. Эссе көнне хәл аеруча катлаулана. Шешенүне киметү өчен тозны азрак кулланырга, бәвел кудыручы үләннәр салынган чәй эчәргә кирәк. Бөер эшчәнлеген арттыру өчен чәйгә берничә карлыган яфрагы салу җитә.

Бөер сынатса

Шешенүнең сәбәбе бөердәге җитеш­сезлекләр икән, беренче чиратта, бит шешенә, күз төбендә “капчык” барлыкка килә. Бу билгеләр иртән йокыдан торганда аеруча яхшы күренә. Тора-бара сыеклык бөтен тәнгә тарала, аяк шешенә. Дөрес дәваланганда проблема 2-3 атнада чишелә. Иң мөһиме – тайпылышны вакытында күреп, табибка мөрәҗәгать итү. Дәваланганда тоз кулланмаска, тозсыз ашарга кирәк. Шулай ук чикләвек, попкорн, чипса, крекер, сохари ашамау хәерле.

Йөклелек

Күп кенә йөкле хатыннар соңгы айларда шешенүдән интегә. Моның сәбәпләре күп: әйләнештәге кан күбәю, гәүдә авырлыгы арту, кан тамырлары сузылу, йөрәк, бөер көчәнеп эшләү. Аналык зураеп, бәвел чыгу юлларын кыса һәм нәтиҗәдә пиелонефрит күзәтелә. Шуңа күрә дә бала көтүче әниләргә гәүдә авырлыгына игътибарлы булырга кирәк. Әйтик, йөклелекнең беренче өч аенда хатын-кызлар, гадәттә, 1-3 килога арта. Аннары атна саен 300-500 г җыя башлый. Гәүдә авырлыгы әлеге нормадан арта икән, бөерне тикшертү зарур.

Яссы табанлылык
Йөргәндә, басып торганда гәүдә авырлыгы аяк табанына төшә. Кеше олыгайган саен аяк табанының формасы үзгәреп, яссы табанлылык барлыкка килә. Андый очракта ул амортизатор ролен үти алмый һәм аяк авырта, шешенә. Яссы табанлылык вакытында шеше­нүдән саклану өчен ортопедик аяк киеме кияргә яки махсус олтырак сатып алырга кирәк. Аяк киеменең үкчәсе 2-4 см дан артмаска, очы бармакларны кысып тормаска тиеш. Шулай ук массаж ясый торган олтырак кулланырга да мөмкин. Ул аяк табанындагы кан йөрешен яхшырта, анда артык сыеклык җыелудан саклый.

Аяктагы шешне ничек бетерергә?

Аяк киеменең үлчәме таман булсын. Кысып торган, уңайсыз аяк киеме аяк ше­шенүне көчәйтә.
  
Кичке җидедән соң су, чәй эчәргә тырышмагыз.

Аякка шешне бетерә торган мазь сөр­тегез. Аның составында гепарин дигән мат­дә бар һәм ул капиллярларны ныгыта. Бу уңайдан кәстәнәдән (каштан) ясалган препа­ратлар да файдалы.

Салкын компресс куегыз. Аяк шешенгән икән, аякны салкын суда чылатылган чүпрәк белән урагыз. Өстенә пакет каплап, йон оек киегез. Иртән, компрессны алып, аякка өстән аска таба массаж ясагыз.

Диңгез тозы салынган ванналар да аяк шешенгәндә уңай нәтиҗә бирә. Җылы суга тоз салып болгаталар һәм шунда аякны тыгып утыралар. Ахырдан аякны салкын су белән чайкатып, тубык сөяге, балтырга массаж ясыйлар.

Кояшта йөрергә тырышмагыз. Кояшта кызыну кан тамырларын зәгыйфьли, бу матдәләр алмашы бозылуга китерә. Нәтиҗәдә, аяк шешенә.

***

Язма "Ашыгыч ярдәм" газетасының архив саннарыннан алынды, № 6 июнь 2013

https://akcharlak.com/article/ayak-nig-sheshen-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек