Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әзер торасы: гриппка каршы вакцинаны ноябрьгә кадәр ясатып өлгерергә кирәк

2,4 миллионнан артык кеше. Быел Татарстанда әнә шулкадәр кешегә гриппка каршы вакцина ясарга җыеналар.

Узган атнада республикада гриппка каршы вакцинация ясый башладылар. Бүген бу эшкә республиканың төрле министрлык, ведомство җитәкчеләре дә кушылды.

«Татмедиа» агентлыгы бинасында урнашкан күчмә вакцинация пунктында, журналистлар белән беррәттән, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина, Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы Альберт Ризванов, башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары җитәкчесе Владимир Жаворонков белән Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Филатов та гриппка каршы прививка ясатты.

Марина Патяшина хәзер моның өчен иң кулай вакыт дип саный. Ник дигәндә, елның-елында ноябрь аенда грипп белән авыручылар саны арта.

— Вируска каршы иммунитет пәйда булсын өчен 2-3 атна вакыт кирәк. Димәк, гриппка каршы прививканы сентябрь-октябрь айларында ясатсаң яхшырак. Әлегә республикада грипп йоктыру очраклары күзәтелмәде. Ә менә ОРВИ белән авыручылар саны атна саен арта гына бара. Соңгы бер атна эчендә генә дә аларның саны 9 процентка артты. Дөресен генә әйткәндә, быел халык август башында ук авырый башлады.

Узган елның ул чорында ОРВИ белән авыручылар азрак иде, — дип сөйләде Патяшина журналистлар белән очрашуда. Узган атнадан Казанда күчмә вакцинация пунктлары да эшли башлады. Алар алты метро станциясе («Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты», «Имәнлек») янында урнашкан. Гриппка каршы вакцинаны 18 яше тулган һәркем ясата ала. Үзең белән паспорт булу мәҗбүри. Күчмә пунктлар иртәнге сәгать сигездән кичке җидегә кадәр эшли.

Күчмә вакцинация пунктлары 8 сентябрь көнне сайлау участокларында да эшлиячәк. — Татарстанга гриппка каршы барлыгы 598,5 мең доза вакцина кайтты. Балаларга гриппка каршы «Флю-М» һәм «Ультрикс Квадри» вакциналары, өлкәннәргә «Совигрипп» вакцинасы ясала. Якын арада республикага тагын 400 мең доза вакцина кайтачак, — ди Владимир Филатов.

Динә Гыйлаҗиева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек