Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бала симермәсен өчен аны ничек тукландырырга?

Заман афәтедер инде: тирә-якка карасаң, алагаем симез балаларны, үсмерләрне күреп, кызганып куясың. Ә үсеп килүче буынның мондый бәлагә таруына без, әти-әниләр, гаепле бит.

Шулай итеп, балаңның гәүдә авырлыгы нормада булсын өчен аны ничек тукландырырга кирәк соң? Бу җәһәттән белгечләр киңәшенә колак салыйк.

Мәктәп укучысының иртәнге ашы төрле ярмалар, йомырка һәм сөт продуктларыннан торырга тиеш, дип хәбәр итә “Роскачество”.

Бу продуктларда бала үсеше өчен кирәк булган минераллар һәм аксымнар бар, дип билгеләп үтелә. Аларны баланың ашкайнату системасы җиңел һәм тиз үзләштерә.

Ботка, йомырка һәм эремчекле иртәнге ашларны аралаштырырга була, ә менә төрле лачауларны (хлопья) укучыга атнага 1-2 тапкыр гына ашатырга мөмкин. Аларның төп җитешсезлеге - шикәр микъдары күп булу.

Баллы газлы эчемлекләр, бургер, чипсыларны исә бөтенләй менюга кертү ярамый. Шоколадлы шарлар, кипкән кукуруз бөртекләре артык авырлыкка, шикәр чире үсешенә китерергә, аллергия китереп чыгарырга һәм эчәклек эшчәнлеген бозарга мөмкин, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дөрес туклану