Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Баш авыртканда

Кинәт баш авырта башласа, баш киемен салырга кирәк, бу кан тамырларына басымны киметә, аларга кислород яхшырак үтеп керә. Аннары 1 стакан җылы су эчү файдалы...

Кинәт баш авырта башласа, баш киемен салырга кирәк, бу кан тамырларына басымны киметә, аларга кислород яхшырак үтеп керә. Аннары 1 стакан җылы су эчү файдалы, ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыекландырачак. Авырту һаман кимемәсә, күзне йомып, тыныч кына ятып торырга кирәк. Аннары бармакларга, чигә һәм колакка массаж ясарга була. Болай да авырту басылмаса, түбәндәге киңәшләрнең берсен кулланып карарга туры киләчәк. Лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп тору, яки 1 стакан җылы суга 1 лимон согын сыгып эчү булышырга мөмкин. Атнасына 1 тапкыр булса да кәбестә согы эчү баш авыртуыннан саклый. Чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп торырга да була.

Чирек стакан суга шулкадәр үк алма серкәсен кушып, шуны 1 минут суларга кирәк. Лимон яки бөтнек маен иснәргә дә була. Баш бик каты авыртканда, мәтрүшкә, бөтнек һәм кырлыган үләннәрен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын термостагы ярты литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, 1 әр стакан эчәләр. Мелисса төнәтмәсе исә баш авыртканда гына түгел, артык ярсыганда, арыганда, йөрәк тибеше ешайганда да булыша. 15 грамм вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 6 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы вакланган чабыр үләнен 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәләр.

Баш даими авыртып интектерсә, андыз булыша. 1 аш кашыгы вакланган андыз үләнен 1 стакан кайнар суга салып, җылы урында 10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Тигез микъдарда кушылган мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек үләннәренең 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда төнәтеп, сөзәләр, 3 атна дәвамында көненә 1 тапкыр эчәләр. Балан яки кара карлыган согы эчү бик файдалы. Тигез микъдарда кушылган бал белән балан да баш авыртуны баса, 3 атна дәвамында көненә 4 тапкыр 1 әр аш кашыгы ашарга кирәк. Чигәгә чи бәрәңге телеме яки кабыгы белән пешерелгән бәрәңге куеп тору, сарымсак согы сөртү дә баш авыртуны баса ала.

Интернет битләреннән алынды.
Табиб белән киӊәшләшү зарури.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баш авыртуы