Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Баш авыртуны җиңү ысуллары

Баш авыртуны гади генә ысуллар ярдәмендә дә җиңәргә мөмкин:

– Арып, баш авыртса, бер стакан су эчеп куярга кирәк. Андый чакта җылы ванна да булышырга мөмкин.

– Кара карлыган согы хәтта бик көчле баш авыртуларны да юкка чыгарырга мөмкин.

– Башка җиңелчә массаж ясауның да файдасы зур. Мисал өчен: чигә тирәсендәге чәчләрне тарткалап массаж ясарга мөмкин.

­– Баш өянәге вакытында баллы кайнар чәй файдалы.

– Башны сөлге белән кысып бәйләү авыртуны җиңеләйтә.

– Кәбестә яфрагы теләсә нинди баш авыртудан булыша. Яфракларны бераз угалап (кайнар су белән йомшартып җибәрергә дә мөмкин) авырткан җиргә куеп торырга кирәк.

– Кабыгы белән киселгән лимон телемен авырткан чигәләргә ышкуның да файдасы бар.

– Башыгыз стресстан авыртса, ятып торыгыз, тынычланыгыз.

– Баш авырту күзгә туры килмәгән күзлек киюдән дә булырга мөмкин. Мондый очракта күзлекне алыштырырга кирәк.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баш авыртуы