Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бәйрәмнәрдән соң организмны ничек чистартырга?

Яңа ел табынында күп ашаганнан соң икенче көнне ашказанында авырлык борчый икән, магнийлы су эчә башларга кирәк.

Еш кына Яңа ел табыны калорияле традицион салатлардан, кабымлыклардан һәм деликатеслардан сыгылып тора, әле алар буй-сынга да зыян сала. Белгечләр күп ашаганнан соң сәламәтлеккә зыян салмыйча гына организмны ничек дөрес чистартырга, «бушатырга» икәнен аңлатты. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.

Гадәттә, табынга берничә төрле салат ясала һәм алар барысы да икенче көнгә кала. Әмма табиб-эндокринолог, нутрициолог Арина Тертышная салатларны икенче көнгә ашамаска киңәш итә. Ләкин оливьедан соң шундук су эчеп торуга гына күчәргә дигән сүз түгел.

«Организмны чистарту өчен су гына эчеп торырга ярамый. Бу ашказаны-эчәклек тракты өчен „атынгыч“ кебек була. Бигрәк тә шушындый мизгелләрдә без ашказаны асты бизен, инсулинны, үтне, эчәклекне, гомумән, сәламәтлекне сакларга тиеш», — диде табиб.

Яңа ел табынында күп ашаганнан соң икенче көнне ашказанында авырлык борчый икән, магнийлы су эчә башларга кирәк. Аны теләсә кайсы аптекада сатып алырга була.

Әмма ашау турында да онытырга ярамый. Организмы чистартканда яшел үләннәрдән ясалган салатларга, җиңел үзләштерелә торган аксымга (мәсәлән, креветкалар һәм майсыз балык) өстенлек бирергә кирәк.

Үз чиратында табиб-диетолог Инна Кононенко чи һәм томалап пешерелгән яшелчәләрдән, шулай ук ит һәм яшелчә шулпаларыннан рацион төзергә киңәш итә. Белгеч фикеренчә, ризык 700 калориядән артмаса яхшы.

Шулай ук кофе, бигрәк тә сөтле кофе эчмәскә, ә үлән чәйләренә өстенлек бирергә кирәк. Моннан тыш, баллы, майлы һәм кыздырылган ризыкларны да кулланмау яхшы.

Чыганак: Интертат ; фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр табиб киңәшләре тәмле ризык организмны чистарту яңа ел табыны