Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чаллыда табиблар пенсионер йөрәгеннән зур тромб алган

Аяк балтырыннан гигант тромб өзелеп кан әйләнеше системасы буенча менгән һәм йөрәктә калган.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиблар пенсионер хатын-кызның йөрәгеннән зур тромб алган. Бу хакта хастаханәнең социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

67 яшьлек хатын медучреждениегә миокард инфаркты белән керә. Уңышлы аортокорон шунтированиесеннән соң ике көн үткәч, пациенткага контроль УЗИ билгеләнә. Аппарат тибүче йөрәк эчендә зур тромб булуын күрсәтә.

Барлык бүлек табибларын чакырып, шунда ук консилиум җыйганнар. Алар аяк балтыры венасыннан тромб аерылган, йөрәккә барып җиткән һәм тумыштан йөрәк кимчелеге аркасында шунда кысылып калган дигән уртак фикергә килгән.

 

Теләсә кайсы вакытта ул кан әйләнеше системасы буенча башка органнарга барып җитәргә һәм санаулы минутларда үлемгә китерергә мөмкин. Ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк була.

Ашыгыч һәм бик киеренке операция өч сәгать чамасы дәвам иткән. Нәтиҗәдә, табиблар тибүче йөрәктән тромб чыгара алган. Табиблар билгеләп үткәнчә, мондый очрак белән хастаханәнең иң тәҗрибәле кардиохирурглары да беренче тапкыр очрашкан.

 

Фото:  Соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек тромб