Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Чәчкәйләрем толым-толым...»

Чәчләр һәрчак коелып, яңарып торырга тиеш. Бу – гадәти күренеш. Әмма чәч коелуның да чамасы бар.

Көненә 100-105 чәч бөртеге коелу норма санала.

Чәчләр һәрчак коелып, яңарып торырга тиеш. Бу – гадәти күренеш. Әмма чәч коелуның да чамасы бар. Көненә 100-105 чәч бөртеге коелу норма санала.

Чәчләр һәрчак матур булсын өчен иң элек дөрес тукланырга, сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Организм даими рәвештә аксым, май һәм углеводлар белән тәэмин ителергә тиеш.
Чәчләрне җылымса су белән юарга кирәк. Су температурасы уртача 37 градус булырга тиеш.

Чәчне нәкъ менә сезнең баш тиресенә туры килгән шампунь белән генә юыгыз. Каты шампунь яратучыларга аны 1/1 катнашмасында су белән болгатып сөртергә. Чәчкә махсус бәлзәм, эремчек суы тидерү дә файдалы.

Чәчләр өчен төрле майлар да әйбәт. Әмма аларны чәчнең төбенә тидермичә сөртергә кирәк. Майлар баш тиресенә эләксә, күзәнәкләр тыгылып, дерматит башланырга мөмкин.

Чәчләрне зур тешле агач тарак белән көнгә берничә тапкыр тарау яхшы, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
 

Фото: pixabay.com.

Чыганак: Кызыл Таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек