Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Диклофенак даруы cәламәтлеккә ни кадәр зыянлы?

Диклофенак үлем куркынычын 50% күбәйтә, дигән белгечләр.

British Medical Journal медицина журналы, Дания галимнәренә сылтама белән, диклофенак даруының зыяны турында язган. Бу хәбәрне РИА Новости агентлыгы таратты. Хәбәрдән аңлашылганча, Россиядә киң кулланылышта булган бу препарат үлемгә китерә торган авырулар санын 50% күбәйтә, дип раслаган галимнәр.

Тикшерүдә 46 яшьтән 49 яшькә кадәр 6,3 млн данияле катнашкан. Аларны йөрәк авырулары килеп чыгу куркынычы буенча өч төркемгә бүлеп тикшергәннәр.

Белгечләр диклофенак куллану белән аритмия, ишемик инсульт, йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге һәм инфаркт килеп чыгу куркынычын тыгыз бәйләнештә булуын ачыклаганнар. Өзлегүләр дару куллануның 30нчы көненнән соң күзәтелгән. Даруны аз микъдарда кулланучыларда да куркыныч авырулар килеп чыгу ихтималы көчәйгән.

Авыртуны баса торган диклофенак даруын кулланучыларда, ибупрофен һәм напроксен кулланучылар белән чагыштырганда, уртача бер тапкырга күбрәк йөрәк өянәге күзәтелгән. Диклофенак ярдәмендә авыртуны басучылар, шул ук максаттан парацетамол кулланучылар белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк йөрәк авыруларыннан интеккән.

Диклофенак - ялкынсынуга каршы кулланыла торган стероидлы булмаган препарат. Гомер өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә керә. Россиядә диклофенак рецептсыз сатыла, дип кисәтә РИА Новости.

 

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек