Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дәвалау үзенчәлегенә ия 10 ризык

Аларны көн саен ашарга тырышыгыз.

Германия табибы,"Ризык белән дәвалану" китабы авторы Франциска Рубин дәвалау сәләтенә ия булган һәм организмны ныгыта торган продуктларны атаган.

Аныңча, иң файдалы продукт­лар: солы көрпәсе, бал, имбир, бәрәңге, кәбестә, куркума, үсемлек мае, тоз, лимон һәм суган. Аларны ризык буларак кына түгел, компресс һәм битлек ясап та кулланырга була.

Солы ярмасы холестеринны киметә. Бал белән керән бронхиттан булыша. Кәбестә ашкайнату системасы өчен файдалы, күзнең күрү сәләтен яхшырта, аның яфракларыннан эшләнгән компресс артроз вакытында кулланыла. Пешкән бәрәңге, эремчек белән бергә, ашкайнатуны яхшырта. Имбир кан тамырлары өчен файдалы, шикәр һәм холестерин күләмен киметә. Куркума тәмләткеч кенә түгел, ялкынсынуны да бетерә ала. Җитен мае артритны дәвалаганда булыша.

Кабак төшеннән сыгылган май простатиттан кулланыла. Суган белән сарымсак кан басымын төшерә, инфаркт һәм инсульттан саклый. Көненә 4 грамм сарымсак ашасаң, атеросклерозга каршы профилактика булып тора. Әмма табиб яшелчәләргә генә ышанып тормаска, дарулар да эчәргә кирәклеген кисәтә, дип яза Кызыл таң.

erid: 2VtzqwTSgT9

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Автор: Резеда Галикәева

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек файдалые ризыклар

erid: 2VtzqwTSgT9