Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Федоров калдырган бүләк (дәвамы)

Чабаксардагы МНТКга юллама белән дә, юлламасыз да килеп була. Диагностика үтү өчен телефон аша чиратка язылырга кирәк. Чират көтү вакыты атна-ун көннәр чамасы.

Барысына да бертөрле караш

Килгәч, диагностика үтәсе, аның беренчесе түләүле. Тикшеренүне үтеп бетергәч, операция кирәк булган очракта (паспорт, ОМС-полис үзең белән булырга тиеш) шунда ук чиратка язалар. Катарактага түләүсез, полис белән операция ясату өчен кимендә алты ай чират көтәсе. Чиратың килеп җитсә, операция өчен дә, пансионатта калып дәвалану өчен дә түлисе түгел. әмма бу очракта хрусталикның (анысы да түләүсез) бары тик Русиядә ясалганын гына куялар. Акча түләп операция ясатырга теләсәң, әгәр дә кирәкле анализларыңны алып килгән булсаң, икенче көнгә операция ясарга алып калалар. Бу очракта хрусталикны үзең сайлап аласың, һиндстанда ясалганынмы, АКШта яки Германиядә эшләнгәненме — синең ихтыярда, бәяләре үзлекләренә, сыйфатына бәйле. Шунысын кисәтергә телим, гадәттә, радио-телевидениедән “катарактаны дәвалыйбыз” дип бирелгән рекламаларда бары тик операция бәясен генә күрсәтәләр. Ул суммага тикшеренү-диагностика, анализлар бәясе дә, хрусталик бәясе дә кермәгән була. Рекламаның үз кануннары бар. Минемчә, Чабаксар клиникасында бәяләр хосусый клиникалардагыдан бераз түбәнрәк. Коммерция эшчәнлеге булса да, ул дәүләтнеке санала. Шунысы кызык, дәвалану ОМС аша, ягъни түләүсез булганда да, акча түләп дәваланган очракта да, пациентларга тикшеренү, операция, операциядән соң дәвалану шартлары берүк, бернинди аеру юк. Аерма бары тик пансионат кафесында гына: “ОМС”лылар беренче сменада, түләүлеләр икенче сменада кабул ителә. әмма ашлар да, палаталарда торак шартлары да бертөрле, югары сыйфатлы. Миңа кафега керүче “түләүсезләр” саны да, “түләүлеләр” дә бер чамада күренде.

Кеше кайда да аралашмыйча тора алмый. Мин дә үзем кебек дәваланырга килүчеләрнең шактыена сүз каттым — аралашырга яратам.

— Ел ярым эчендә чират торып биредә өч операция ясаттым: глаукомага, челтәр катламга, катарактага (операция аралары алтышар ай). өчесе дә уңышлы булды, — диде Йошкар-Оладан килгән агай.

— Үткән ел бер күземнең катарактасын алдырган идем, быел менә икенче күземә операция ясаттым. Бик яхшы, — диде Чувашия кешесе.

Саратовтан килгән ирнең бер күзенә тромб булган икән.

— Үзебездә шуның кан тамырларын лазер белән “шырт-шырт” итеп көйдергәләп алдылар, шул вакытта күземнең мөгез катламы юкарып калган, — диде ул. — Хәзер шул мөгез катламын биредә алмаштырдылар. Күрә үзе, әмма ахыргы нәтиҗәсен әлегә әйтеп булмый.

— Катарактага операция ясар алдыннан наркоз уколы кан тамырына эләккән, шуннан күз тө­бем, яңагым кара көеп чыкты, — дип аптырашта калдырды Татарстаннан килгән якташ (уен эш түгел шул, шундый хәлләр дә була). — өстәлдән төшерделәр, өч көннән соң гомуми наркоз белән ясадылар.

— Миңа хәзер 71 яшь, күзләрем бик яхшы күрә иде, — дип сөйләде әлмәттән килгән Г. (аны улы җитәкләп йөртә иде).

— Ел ярым элек, йөк бушатам дип автомобиль бортын ачканда борт чигәмә килеп төште. Шуннан күзем сукырайды, Казанга җибәрделәр. Анда без дәвалый алмыйбыз дип, бирегә җибәрделәр. Түләүле операция ясап, мөгез катламын алмаштырдылар, барып чыкмады. Янә ярты елдан шул ук операцияне бушлай ясадылар. Тагын барып чыкмады. Хәзер менә икенче күзем сукырая башлады. Шул ук роговица! Операция ясадылар инде, әлегә нәтиҗәсен әйтеп булмый.

И. катарактадан операция ясаткан булган. Иптәшләре белән туган көнгә баргач, урамда юеш кар йомарламнары ыр­гыты­шып уйнаганнар. Кар йомгагы И.нең күзенә барып тигән һәм операция ясалган күзе сукырайган. Кабат монда килгән. Тикшерсәләр, яңа куелган хрусталик капсулада борылган икән. Хрусталикны үз урынына кабат утыртырга туры килгән.

Гыйбрәт алырлык тарихлар бик күп. Биредән бик күпләр уңай нәтиҗә белән китәләр. “Олы казанда кайнаганның чие калмый”, дигән борынгылар. әмма шунысы хак, бирегә килерлек дәрә­җәгә җитмәскә омтылырга кирәк. Күпчелек күз авырулары сакланмаганлыктан баш­лана, картаю галәмәте дә булырга мөм­кин. Сәламәт булыгыз! Күзләрегезне саклагыз! Ходай Тәгалә бүләк иткән һәр әгъзабыз үз урынында кирәк.

Язманың баышын биредә укыгыз: Федоров калдырган бүләк

 
 

Рәфхәт ЗАРИПОВ.

Балтач районы,

Түнтәр авылы.

tatyash.ru

Фото: tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күз