Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Игелек таратучы Гөлшат Шәрәфетдинова

Һәр кеше дөньяга Аллаһның рәхмәте барлыгын белдерә алу мөмкинлеге белән туа. Ләкин ул туганда үзенең нинди һөнәр сайлап, кешелеккә нинди ярдәм эшлисен белми. Табиб, шәфкать туташлары, сәламәтлек сагында көч куючылар чынлап та Аллаһның җирдәге фәрештәләре

Язмамның герое Шәрәфетдинова Гөлшат Мансур кызы булыр. Гөлшат апа гади авыл гаиләсе Мансур абый белән Җиһания апаның беренче балалары булып дөньяга килә. Беренче булуы, тәвәкәллеге, тынгысызлыгы, уңганлыгы, шәфкать тулы йөрәге, туры сүзле булуы белән аерылып тора ул. Гаиләдә бер-бер артлы туган сеңелләренә һәм энесенә ныклы терәк, киңәшче, авыр тормыш юлларында төпле фикер белән юл күрсәтүче маяк булып үсә. Кечкенәдән кызыксынучан һәм һәрнәрсәгә өлгер булуы аны медицина көллиятенә укырга алып китә. Зур тырышлык, ихтияр көче белән укый ул. Укып бетергәч алдынгы кызны Казан шәһәренең балалар хастаханәсенә (ДРКБ) эшкә чакыралар. ОПН бүлегендә җитлегеп тумаган балалар белән эшли башлый. “Ул вакытта памперслар юк, чүпрәкләр юа-юа катып бетә, балаларны җәллим, тәннәренә йомшак булсын, дип шул чүпрәкләрне уа-уа куллар ертылып канар дәрәҗәгә җитә иде. Җитлегеп тумагач, зонттан ашатабыз, аларны да бит кайнаталар, алар ката. Нәниләргә травма булмасын өчен куяр алдыннан йомшарту ягын карый идем. Хәзер генә ул һәр әйбер бер генә кулланышта. Ул вакытта барсы да кайнатып эшләү иде, дип хатирәләре белән бүлешә Гөлшат апа.

Тырыш кызны эшендә дә, опн бүлегендә ятучы әниләр дә бик ярата. Ләкин кызның күңеле авылга ашкына, яратмый ул шәһәрне, авылны ярата, күршесендә үскән егет Тәлгатьне сагына. Хезмәтендә югары дәрәҗәле эш вазифасына тәкъдим итсәләр дә ул авылны сайлый. Матур яшьлек, йөрәк авазы Гөлшат апаны авылына алып кайта. Куныр авылына кайтып һәркемгә игелек таратырга юл ала. Тәлгать абый белән гаилә корып беренче балалары Фәрхать туа. “Декрет ялында утырам. Беркөнне авыл башлыгы Дәүләтшин Гыйлмулла абый әйдә, сеңлем, медпунктка кеше кирәк, эшкә чык, дип килеп керде. Балама 3 ай, ничек эшлим, дим. Син бит Мансур абый кызы тәвәкәллегең бар, эшлисең, ди. Тәлгать ни дияр, әниләр белән сөйләшим, бала карарга риза булсалар эшкә чыгам, дип калдым. Ике як әни дә риза булды, мин эшкә чыктым. Кайтканчы улымны ашатып куялар иде, шулай итеп Фәрхатемне рәтләп имезә дә алмадым. Ул вакытта төнге вызовлар бик күп була иде, авылда кеше күп, яшь гаиләләр дә бала алып кайтучылар гадәти күренеш. Техниканы үзем табам, ярдәм күрсәтәм, әле ул төнгә берничә кешегә дә барырга туры килә. Кыш көннәрендә юл юк, кар көртләре өстеннән генә йөгерәм, кулымда зур сумка. Ничек түзелгәндер. Бала йә Тәлгат йә ике әнинең берсендә кала. Кайткач аларга да вакыт табарга кирәк. Яшь гомер шулай йөгереп узган”.

Авырлыклар алдында ул бервакытта да бирешми. Үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлары бик күп була. Әтисеннән килгән тәвәкәллеге аңа һәрвакыт ярдәмгә килә. Тыңгысыз күңеле мәктәптә укучы яшь кыз балаларга тормышта очрый торган төрле авыр вакытлар өчен лекция укырга да көч бирә. Аның лекцияләрен тыңлап үскән кызлар бүген үзләре әниләр. Гөлшат апай киңәшләрен тотып яшибез, диләр. Авылда ялгыз яшәүче әби-бабайларны да онытмый ул. Эшенә барганда берәрсе урамда очрамаса янына керә, хәлен белә, тиешле дәвасын бирә. Ул бик актив та. Кайсы гына оешма мөрәҗәгать итсә дә аларны кире какмый. Кеше тормышы өчен янып, кеше язмышы өчен җан атып 40 ел гомерен ул сәламәтлек сагына багышлый. Юка гәүдәсе белән үзеннән күпкә зур ирләрне күтәреп, яшь әниләрнең зарларын тыңлап, ир-хатын арасында туган проблемаларны хәл итеп төпле киңәшен биреп матур хезмәт юлы үтә ул. Районда һәрвакыт алдынгы, мактаулы, яшьләргә үрнәк шәфкать туташы булып яши. Күп мәртәбәләр Балтач районы үзәк хастәханә җитәкчесенең һәм район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә ул лаеклы ялда булуга карамастан, ярдәм сорап килгән беркемне дә бормый. Үз урынында эшләүче яшьләргә киңәшләрен, эш алымнарын өйрәтеп яши.  2019 елда өч игезәк малай алып кайттым. Ул миңа 1 ел дәверендә улларымны үстерергә булышты. Мин аның тырышлыгына, табиб була алырлык сәләтен күреп соклана идем. Безнең бәхеттән авылда калгансың син, Гөлшат апай диям. Шушы язмам белән аңа булган хөрмәтемне, рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әледә ул мине ташламый, тәүлекнең кайсы сәгатендә шалтыратсам да йөгереп килеп җитә. Ул буш вакыты булуга бик матур итеп сөлгеләр, өстәл япмалары, алъяпкычлар, күлмәкләр чигә. Оста куллы Гөлшат апайга Аллаһы хәерле гомер, көч бирсен. Шәфкать тулы йөрәге таза булып, игелек таратудан туктамасын. Тәлгать абый белән тигезлектә, балалары игелегендә, авылдашларының хөрмәтен тоеп яшәсен.

 

Гөлназ Шакирҗанова

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек