Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кадрлар мәсьәләсендә дә алдан-ала аяк киенү кирәк

Районның сәламәтлек өлкәсендә ундүрт яшь табиб хезмәт күрсәтә

Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге, чын мәгънәсендә, чынбарлыкта яшәп, киләчәкне уйлап эш итә. Моннан 10-15 ел элек үк инде баш табиб Газинур Дәүлиев яшь кадрлар мәсьәләсен кайгырта башлаган иде, алдан-ала аяк киенү юкка булмады – бүгенге көндә район җирлегендә ундүрт яшь табиб хезмәт куя.

– Яшь табибларның эшеннән бик канәгать мин, – ди районның баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиев. – Эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Әле тагын кайтасы яшь медицина хезмәткәрләребез дә бар. Бу юнәлештә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы белән максатчан эшлибез. Тагын бер әйтәм, аларның хезмәтеннән хастаханә җитәкчелеге бик канәгать. Хирургия бүлеген генә алыйк, алар белән бер проблема юк, барлык заманча алымнарны кулланып, катлаулы операцияләргә кадәр ясыйлар. Киров дәүләт медицина университеты белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Бар нәрсәне дә кадрлар хәл итә, шунсыз бернишләп тә булмый, бигрәк тә сүз район халкының сәламәтлеге турында барганда, моңа аеруча җитди карарга кирәк.

Җәмгыять безгә табибларның, гомумән, медицина хезмәткәрләренең ни дәрәҗәдә кирәклеген төшендереп кенә тора. Шуңа күрә, сәламәтлек өлкәсендә кадрлар мәсьәләсен кайгырту изге бурыч кебек санала. Соңгы еллардагы коронавирус чире, бүгенге вәзгыять тә шуңа җитди мисал. Яңа заманча медицина җиһазларында эшләү өчен дә югары белемле белгечләр булуы шарт. Менә Зөләйха Баһаветдинова хастаханәгә 2021 елдан килеп эшли башлаганнан бирле, УЗИ ярдәмендә тикшерүләр үткәрә, пациентлар табибәнең белеменнән бик канәгать. Травматолог Илдар Ишморатов кайтып эшли башлауга ук халык арасында абруй казанды, тәҗрибәле табиб Азат Урановичның улы булуы да аңа карата ышанычны арттыруда йогынты ясамый калмагандыр, хәзер исә табибның ишек төбеннән кеше өзелми, берәүне дә кире бормый ул, тыңлый, аралаша, диагнозын куя, аңлата, дәвасын бирә, көндәлек кабул итүләрне көн дәверендә төгәлләргә тырыша. Табиб-рентгенолог Алена Данилова үзе Ханты-Мансийский якларыннан, Урта Көшкәткә кунакка килгән җиреннән булачак тормыш иптәше белән танышып, гаилә корып, безнең якларда яшәп калган кыз. Алена Валерьевна үз эшенә җаваплы карый, пациентлар да аңардан канәгать. 2014 елда Малмыж якларыннан балалар табибәсе Диана Газинуровна килә, бу якларга кияүгә чыгып, Зәкиева фамилия-сен ала. Казанда эшләп тәҗрибә туплаган Галия Закирова да туган якларына кайта, үз эшенең остасына әверелә бара. Галия танылган табибә, хатын-кызларның сәламәтлеген кайгыртучы, сабыйларны дөньяга тудыруда ярдәм иткән табибә Резеда Ильясованың кызы. Педиатр Ләйсән Минсафина университетны тәмамлап кайтуга балалар поликлиникасында эшли башлады, хәзер исә балалар дәвалау бүлегенә җаваплы табибә. Каюмова Раилә Рәйхановна да бала ялыннан чыгып, янә үз участогына кергән балаларның сәламәтлеген кайгыртуга кереште.

Кариле участок амбулаториясендә дә эшләп алырга өлгерде ул. Хәзер биредә соңгы елларда гына эшкә килгән Гөлүзә Сабирова белән Резеда Сафина тәҗрибә туплый. Кардиолог Гөлшат Шәфигуллина  яңа укып кайткан табибә, районыбызда йөрәк-кан тамырлары авырулары күп булуын исәпкә алсак, гаять тә мөһим һөнәр иясе икәнлеге аңлашыла. Анестезиолог-реаниматолог Аяз Мәҗитовның да күңелен яраткан эшенә биреп, пациентларга рәхимле булып, хирургия бүлегендә эшләп йөргән мәле (Аяз районда танылган, абруйлы табибә Ильмира Илшатовнаның улы). Шунда ук хирург-онколог Актилек Ырысбаев та эшли. Хирург Шохрух Нишанбаев эшкә узган ел гына кайтты, ул пациентларны поликлиникада кабул итә.

– Әйбәт табибка туры килдем әле, – ди эче нык авырту сәбәпле әнисен хастаханәгә алып килгән Ләйсән Идрисова Шохрух Икрамҗанович турында. – Яшь табиб булса да, һәр процедураны үзе сөйләшеп йөри. Әле менә тагын ашыгыч ярдәм бүлегенә төшеп китте...

Хастаханәдә йөргәндә күпне ишетәсең, күпне күрәсең. Менә шушындый күренешләр җанны җылыта, табибларга карата хөрмәтне арттыра, аларны тагын да зурлыйсы килә.

Чепья участок хастаханәсендә эшләүче теш табибы Рөстәм Әхмәдуллин турында да менә ул яклардан җылы җилләр генә исә, табиб егетнең тырышлыгын Чепья зонасы халкы мактау сүзләре белән бәяли. Яңгул участок амбулаториясендә эшләүче Рамилә Галим-җанова да халыкка якын табибә, эшен дә, кешене дә хөрмәт итә белә.

Җылы сүзләр ишетү күңелгә рәхәт. Бигрәк тә яшьләр турында. Аларга бит зур өметләр баглыйбыз. Районда никадәр кеше яшәсә, районыбыз табиблары кулында шулкадәрле кеше язмышы. Дөрес, хезмәт урынында төрле хәлләр була, кеше белән эшләү җиңел эш түгел, мең дә бер төрле характерга яраклашырга, җайларга-җайлашырга кирәк. Әмма нинди генә очракта да гуманлылыкны эшкә җигеп, табиб антына тугры кала белү – үзе бер батырлык ул. Яшь табибларыбызга да үзләрен район халкының сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган, бик күпләрнең гомерләрен саклап калган остазлары каршында йөзләре ак, халык алдында абруйлары нык булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек