Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кан басымың кинәт төшсә...

Билгеле кардиолог нинди очракта ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәклеген аңлатты.

Югары кан басымы хәзерге заман авыруы санала. Ләкин гипотония - түбән кан басымы да - шактый киң таралган. Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызларның 30-50 проценты җәфа чигә. Кан басымының ирләрдә - 100/85, хатын-кызларда 95/65 миллиметрдан түбән төшүе "артериаль түбән кан басымы" дип атала.

Түбән кан басымы тиз арада госпитализацияләү өчен сигнал булып тормый. Нинди очракларда ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәклеге турында билгеле кардиолог Наталья Гаврилюк сөйләгән. Бу хакта “5-tv.ru” хәбәр итә.

Табиб сүзләренә караганда, кан басымының 90га 60 булуы куркыныч санала. Шул ук вакытта гипотензия белән яшәргә күнеккән кайбер пациентлар өчен ул - нормаль күренеш. Аларның хәле бер чынаяк каһвә ярдәмендә яхшыра ала.

"Кайбер очракларда кешедә беркайчан да артериаль басымның кимүе күзәтелмәгән, һәм ул кинәт төшә. Мондый вакытта салкын тир бәреп чыга, күкрәк читлегендә авыртулар, тын кысылу һәм тахикардия башлана", - дип ассызыклаган Гаврилюк әңгәмәсендә.

Бу очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратырга кирәк, дип яза Кызыл таң. Иң мөһиме - миокард инфарктын, инсульт һәм үпкә артериясенең тромбоэмболиясен булдырмаска кирәк, дип саный табибә.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиб киңәшләре кан басымы