Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

КАН БАСЫМЫН НИЧЕК ТӨШЕРЕРГӘ?

Югары кан басымы озак вакыт үзен сиздерми. Күрсәткечләрнең 160/100 гә кадәр җитүе инфаркт, инсульт куркынычын арттыра.

Хәлне моңа кадәр җиткермәс өчен кан басымын даими үлчәп торыгыз. Моны иртән һәм кич эшләгез. Әгәр кан басымы атна дәвамында 140/90 һәм аннан югарырак тора икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күп вакытта кан басымын төшерү өчен гади киңәшләрне үтәү дә җитә. Ял итегез. Кан басымын күтәрә торган төп сәбәп — стресс. Күзне йомып ятарга һәм матур пейзажларны күз алдына китерергә яки тәрәзәгә карап торырга кирәк. Ак һәм яшел төсләр тынычландыра.

Кан басымын сарымсак, гөлҗимеш, тырнак гөл (календула) төшерә. Баллы-лимонлы эчемлек әзерләп карагыз. 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал һәм ярты лимон согы кушып эчәргә була.

Көн саен ярты сәгать йөреп кайтырга гадәтләнсәгез, инфаркт куркынычын ике тапкыр киметерсез, дип яза "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек кан басымы