Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Картаясың килмәсә...

Галимнәр төрле илләрдә яшәүче озын гомерлеләрнең рационын өйрәнгәннәр, аларның гомер озынлыгы һәм файдалы продуктлар куллану арасындагы закончалыкны ачыклаганнар. Бу хакта «Аргументы и факты» газетасы хәбәр итә.

Диетолог Мария Мухина сөйләгәнчә, сүз - антиоксидантлар, ягьни, ирекле радикалларга каршы торучы матдәләр, ДНКны җимерүче һәм күзәнәкләр үләргә ярдәм итә торган продуктлар турында бара.

     Антиоксидантлар саны буенча, сидек кудыру чарасы һәм алмашу процессларын тизләтүче яшел чәй алдынгы урында. Мухина сүзләренчә, бу чәйне көн саен эчү файдалы. Алга таба, хөрмә һәм сырганак бара: беренчесендә 23 аминокислота, шул исәптән психиканы тотрыкландыручы һәм кәефне яхшыртучы триптофан бар, икенчесендә — картаюны акрынайтучы һәм организмның иммун процессларында катнашучы А витамины күп.

      Аннары исемлектә шешкә каршы торучы антоциана матдәләре булган караҗиләк һәм помидорлар бара,антиоксидант ликопин ярдәмендә алар күп ашаудан һәм симерүдән коткара. Диетолог гомерне озайтучы азыкларга составында аминокислоталар, витаминнар һәм кальций булган ачытылган сөт продуктларын да кертә.

http://yashel-uzan.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек