Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе пляжларда су коену тыелганлыгын искәртә

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы пляжда коронавирус белән зарарлану куркынычы турында кисәтте.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан халкына җәмәгать пляжларында коенырга ярамый, чөнки коронавирус әле дә сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Бу хакта Казанның оператив штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков искә төшерде.

«Шәһәрдә [Казанда] яшәүчеләр арасында коронавирус инфекциясе таралу очрагы актуаль булып кала бирә. Сәламәтлек саклау системасы гражданнарны җәмәгать пляжларында коенудан тыелырга чакыра, өстәвенә, бу тыелган», — дип искә төшерде Жаворонков.

Татарстанда массакүләм ял итү урыннарына бару тыела, чөнки республика «коронавирус» чикләүләрен бетерүнең өченче этабына чыкмаган. Бу кагыйдәне бозган өчен Лаешта пляжда ял итүчеләргә штраф салынды.

Элегрәк эксперт пляжда коронавирус йоктыру куркынычы барлыгын искә төшергән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар Сәламәтлек коронавирус