Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кемнәргә туңдырма ашарга ярамый?

Салкын ризыклар организмда начаррак үзләштерелә, чөнки алар ашкайнату системасын икеләтә һәм өчләтә көч белән эшләргә мәҗбүр итә.

Өлкән яшьтәге кешеләргә, эссе һава торышына карамастан, туңдырма ашарга ярамый. Әлеге таталы ризык хәтерне начарайтырга һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта табиб-гастроэнтеролог Антонина Машарова белдерә.

— Салкын ризыклар организмда начаррак үзләштерелә, чөнки алар ашкайнату системасын икеләтә һәм өчләтә көч белән эшләргә мәҗбүр итә, бу өлкән яшьтә теләсә нинди гастроэнтерологик патологиянең кискенләшүенә китерә, — дип аңлата табиб.

Табиб сүзләренчә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, ашказан-эчәк тракты белән проблемалары булса, туңдырма ашарга ярамый. Бу ризыкта йөрәк эшчәнлеген начарлатучы һәм кан тамырларында атеросклеротик төерләр барлыкка килүгә сәбәпче булучы майлар бар. Өстәвенә, туңдырманы еш кына үсемлек майлары, шул исәптән пальма мае нигезендә ясыйлар.

Туңдырмада шикәр күп, ә аны куллану өлкәннәрнең хәтерен начарлата, дип кисәтә гастроэнтеролог.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туңдырма