"Хезмәт" газетасы - Балтач районы
Салкын ризыклар организмда начаррак үзләштерелә, чөнки алар ашкайнату системасын икеләтә һәм өчләтә көч белән эшләргә мәҗбүр итә.
Туңдырма яратасызмы? Аны өйдә дә эшләргә мөмкин.
Җәй – балачактан туңдырма белән күзалланучы рәхәт чор ул. Әле хәзер дә кояш аз гына кыздыра башласа, кул шундук туңдырмага, суыткычта торган сап-салкын суга үрелә. Болар белән генә сусауны басып буламы? Гомумән, җәй көне ничек тукланырга?
Хәзер сәламәтлеккә файдалы ашамлыклар турында күп сөйлиләр, тыӊлап торсаӊ, дару урынына шуларны гына ашап торырсыӊ, билләхи. Шундыйлар арасында аеруча туңдырманың файдасы күп, дип язганнар.
0