Туңдырманы үзебез ясыйк!
Аш-су бүлмәсе

Туңдырманы үзебез ясыйк!

Туңдырма яратасызмы? Аны өйдә дә эшләргә мөмкин.

Иң тәүдә туңдырма ясалачак кәстрүлне һәм миксерны ярты сәгатькә суыткычка куегыз.

Туңдырма өчен 200 грамм шикәр, сөт, 500 миллилитр каймак, 2 вафли җәймәсе (корж) кирәк була.

Каймак өстенә бераз сөт салып, блендер белән болгатыгыз, аңа шикәр кушыгыз.

Савытның төбенә вафлины салыгыз, аннары шушы катнашманы салып, өстенә икенче вафлины куегыз. 4-6 сәгать суыткычта тотыгыз.

Туңдырмага җиләк-җимеш салсагыз, тагын да тәмлерәк булачак, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: hakmar.rbsmi.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


рецепт туңдырма аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев