Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кеше гомерен нәрсәләр кыскарта

Табиб истә калдырырга кирәкле берничә кагыйдә турында искәртә.

Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Анна Кореневич озак яшәү һәм, кайбер кешеләрнең дөрес туклануына карамастан, иртәрәк үлү сәбәпләре турында үзенең фикерләре белән уртаклаша. Бу хакта «Российская газета» яза.

Доктор Кореневич, үзгәртә алмаган нәрсәләр турында борчылуны туктату бик мөһим, дип белдерә. Кардиолог фикеренчә, үз көчеңне борчылуга сарыф итмәү өчен истә калдырырга кирәкле берничә кагыйдә бар.
Без башка кешеләрне үзгәртә алмыйбыз, бары тик үзебезне генә үзгәртә алабыз. Тирә-юньдәгеләрне үзгәртергә тырышу урынына үзеңдәге үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәк.

Безне чолгап алган һәр нәрсә һәм тормышыбыздагы барлык кешеләр — безнең эчке халәтебезнең көзгесе. Әгәр дә без дөньяда берәр нәрсәне үзгәртергә телибез икән, башта үзебезне үзгәртергә кирәк.

Дөрес тукланмау һәм артык гәүдә авырлыгы еш кына хроник стресс нәтиҗәсе булып тора, дип ассызыклый доктор.
Ул билгеләп үткәнчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләр рационда еш кына шикәр, ак икмәк һәм татлы камыр ризыклары кебек тиз углеводлар куллана. Шулай ук маргарин һәм кызыл иттә булган трансмайлар зыянлы.

                                                                                                                                                                                                                                                         Чыганак

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек