Кәгазьдә – бушлай, гамәлдә...
Закон буенча стационарда дәваланучылар өчен барлык медикаментлар да бушлай бирелергә тиеш. Әмма еш кына стационарда дәваланганда безгә әле ул, әле бу дару юк дип, күп әйберне түләп үзебезгә алдыралар. Кәгазьдә – бушлай, гамәлдә – түләүле булып чыгамы инде бу?
Газетабызның алдагы санында хәбәр иткәнчә, март аенда редакциябезгә түгәрәк өстәл сөйләшүенә әнә шундый бик күпләрне борчый торган бик актуаль теманы сайладык. Аңлагансыздыр инде, сүз медицина ярдәме күрсәтү турында.
Сөйләшүдә район прокуроры Айрат НИЗАМИЕВ, үзәк хастаханәнең баш табибы Газинур ДӘҮЛИЕВ, «Ваш доктор» шәхси дәвалау үзәге директоры Наил МӨХӘММӘТГАЛИЕВ, район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу ГАТИЯТУЛЛИНА, “АК БАРС-Мед” компаниясенең региональ бүлекчәсе җитәкчесе Рафаэль СӨНГАТОВ, әлеге компаниянең Казандагы һәм Балтачтагы баш белгечләре Екатерина ЯКОВЛЕВА, Айсылу ВАСИЛЬЕВАлар катнашты. Сөйләшүне баш мөхәррир Вакыйф ЗӘКИЕВ алып барды.
Вакыйф ЗӘКИЕВ: – Төп сүзгә күчкәнче иң элек сезне редакция почтасына килгән хатлар-сораулар белән таныштырыйм әле. “Закон буенча стационарда дәваланучылар өчен барлык медикаментлар да бушлай бирелергә тиеш. Әмма еш кына стационарда дәваланганда безгә әле ул, әле бу дару юк дип, күп әйберне түләп үзебезгә алдыралар. Кәгазьдә – бушлай, гамәлдә – түләүле булып чыгамы инде бу? Хастаханәдә ятканда дарулар бушка булырга тиешме? Һәрберебезнең кулында медицина страховкасы полислары бар. Анда гражданнарга үзләре беркетелгән поликлиникада белгечләргә күренү, дәвалану бушлай булырга тиеш диелгән”, – дип яза бер укучыбыз. Тагын берсе: “Нигә бушлай анализлар бирәсе булса, берничә көн чират көтәсе, ә түлим дисәң, шунда ук хәл ителә? Ни өчен УЗИда күренергә, хастаханәгә кереп ятарга чират? Түләүле УЗИлар дөресме ул, акчасын кайтарып алып буламы? Хастаханәдә үз даруларың белән дәвалангач, аның да акчасын кире кайтарып алып буламы?” – дип сорый. “Тиеш нәрсә күп, тик чынбарлыкта барысы да проблемалыга әйләнә. Авыру хастаханәгә килә икән, аның табибның ярты штатка эшләвендә, кирәкле дарулар булмауда эше булмаска тиеш”, – дип фикер белдерүче дә бар. Кыскасы, менә шушындый киң кырлы сөйләшүгә җыйналдык бүген.
Айрат НИЗАМИЕВ: – Иң элек районда медицина хезмәте күрсәтүче оешмаларның саны белән таныштырып китим әле. Районда дәүләтнеке булган Балтач үзәк хастаханәсе, шәхси өч медицина үзәге, стоматология хезмәте күрсәтүче 7 шәхси эшмәкәр һәм акушерлык-гинекология юнәлешендә махсуслашкан бер шәхси эшмәкәр бар. Бөтенесе унике урында халыкка төрле юнәлештәге медицина хезмәте-ярдәме күрсәтелә булып чыга. Шуларның, әйткәнемчә, фәкать берсе – район үзәк хастаханәсе генә дәүләтнеке, шул сәбәпле, пациентлар бары тик шунда гына бушлай медицина ярдәменә өметләнә ала. Халыктан безгә шундый эчтәлектәге зар-моңнар килә: “Без үзебезнең хастаханәгә барабыз, алар безне түләүле поликлиникаларга җибәрә”. Безгә бирелгән җаваптан күренгәнчә, мондый хәлләр үзебезнең хастаханәдә барлык юнәлешләр буенча тиешенчә, заманча аппаратуралар, белгечләр булмау белән аңлатыла. Үткән елның октябрь-ноябрь айларында без районда барлык медицина хезмәте күрсәтүче “нокта”ларны, шул исәптән, үзәк хастаханәне дә тикшердек. Түләүле поликлиникаларга җибәрү уңаеннан шул ачыкланды: алар, биредә алдан язылып, әмма чират җиткәнне көтәргә теләмәүчеләргә запас вариант буларак та тәкъдим ителә. Сүз планлы дәваланучылар турында бара. Кешеләрне аңлап була, алар үз сәламәтлеге өчен кайгырта, шул сәбәпле көтеп торырга теләми. Бер Балтачта гына шушындый хәл дип нәтиҗә ясарга кирәкми, Рәсәй буенча шушындый метод кулланыла.
Газинур ДӘҮЛИЕВ: – Дәүләтнеке булган дәвалау оешмасы буларак, без билгеләнгән, бирелгән кадәресеннән артык берни дә эшли алмыйбыз. Нинди төр дәвалар күрсәтеп була, нинди төр препаратлар кулланасы, нинди анализлар, кайда бирәсе... кыскасы, бөтен ваклыкларга кадәр язылган, ел саен раслана торган махсус территориаль программа кысаларында эшлибез. Нинди хезмәтләр бушлай, кайсылары түләүле булырга тиешлек тә күрсәтелгән.
А.Н.: – Хәзер шундый тенденция китте: бер үк табиб бушлай да, түләүле дә хезмәт күрсәтә... Безгә шикаять язалар: ни өчен бер үк табиб, бер үк район территориясендә ике төрле хезмәт күрсәтә дип.
Г.Д.: – Җитәкче буларак, мин үзем бу әйбергә каршы булсам да, закон каршы килми. Тиешле эш сәгатен тәмамлаганнан соң һәркемнең өстәмә эшләргә хокукы бар. Шунысын да әйтергә кирәк: табибларыбыз яшерен эшләми, бөтен тиешле документлары бар, эш башлаганчы җитәкчелекне дә кисәттеләр.
А.Н.: – Шәхси медицина хезмәте күрсәтү үзәкләре белән мөнәсәбәтләр ничек? Алар куйган диагнозларга сезнекеләр ышанамы, дәвалау билгеләгәнче әллә кабат тикшереләме?
Г.Д.: – Әлеге үзәкләр белән хезмәттәшлек итмичә, элемтәдә тормыйча булмый. Без алты юнәлеш буенча гына стационар дәвалану бирә алабыз. Шунлыктан, еш кына алар куйган диагноз буенча тар юнәлештәге белгечләр дәвасы кирәк була һәм алар Казанга барырга мәҗбүрләр. Ә ышануга килгәндә, бездә стационарга керү өчен барыбер үзебезнең табибларда тикшеренү үтәргә, тиешле анализларны тапшырырга кирәк, шунлыктан, участок табибларына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
В.З.: – Һәркемнең кулында мәҗбүри иминиятләштерү полислары бар. Алар буенча бушлай медицина ярдәме алу хокукыбыз барлыкны да беләбез. Районнарга бу сумма кеше санына карап биреләме? Рафаэль Ринатович, бу сорау сезгә.
Рафаэль СӨНГАТОВ: – Сез әйткән суммалар конкрет кешегә карап түгел, билгеле бу хезмәткә карап бирелә. Әйтик, авыру терапевтка бара икән, аңа күренү өчен билгеләнә бу сумма. Әле күренүнең төрләренә карап, әйтик, профилактик күренүгә бер сумма, авырып китү сәбәпле күренүгә икенче сумма, кыскасы, табибка һәр күренүнең аерым бәясе бар. Бу сумма каян җыйнала дигәндә, эш бирүчеләр 5,2 процент күләмендә хезмәт хакы фондыннан күчерәләр, шуннан туплана. Эшләмәүчеләр, балалар, пенсионерлар өчен дәүләт түли. Кулында полисы булган бар кешегә дә бушлай ярдәм күрсәтелергә тиеш.
В.З.: – Ашыгыч ярдәм күрсәтү дигән очраклар да бар бит әле...
Г.Д.: – Бу төр ярдәм кайткан кешеме ул, үзебезнекеме, кулында полисы бармы, юкмы, бернигә карамый күрсәтелергә тиеш.
Екатерина ЯКОВЛЕВА: – Безгә еш кына табибка күренү өчен озак көтәргә кирәк дип зарланалар...
Г.Д.: –Белмим, табибка күренү өчен алдан язылулар кертелгәннән соң мондый проблема юк дип беләм. Поликлиника өлешендә кабинетлардагы шәфкать туташларына әйтелгән, травмалы, югары температуралы авыруларны чиратсыз, тоткарлыксыз кертергә диелгән. Алдан язылган пациентлар арасына моның өчен махсус билгеле бер вакыт калдырыла. Алдан язылу өчен дә мөмкинлекләр шактый: интернет-портал аша, терминал аша, регистратурага шалтыратып, телефон аша да язылып була. Стационарда дәвалануга килгәндә, бездә, гомумән, бер терапия бүлегендә генә чират. Хирургиядә, гинекологиядә, балалар бүлегендә шунда ук керә алалар.
В.З.: – Стационар турында сүз чыккан икән, кешеләрдән “система билгеләделәр, даруы юк, үзем сатып алдым”, дигәнне еш ишетергә туры килә.
Г.Д.: – Кызганычка, без “Росздравнадзор” тәкъдим иткән дару-препаратлардан башканы ала, куллана алмыйбыз. Менә шул исемлектә булмаганнары белән мондый проблема килеп чыга. “Миңа андыен түгел, әйбәтен бирегез, үзебез сатып алабыз”, диючеләр дә бар. Андыйлардан язмача ризалык алабыз. Әле бит шунысы да бар: ул сатып алган дару-препаратлар өчен акчаңны да кайтарып алып булмый. Фәкать исемлектә булып, төрле сәбәпләр аркасында кайтып җитмәгән даруларны сатып алган очракта гына акчаны кире кайтару каралган.
Р.С.: – Кире кайтару өчен кешеләргә иң беренче эш итеп үзләре полис алган урынга барырга кирәк. Анда алга таба ниләр эшләргә кирәклекне аңлатырлар.
В.З.: – Шул расланган дару-препаратлар исемлеген авырулар кайдан карый ала?
Г.Д.: – Бездә бар, сораган кешеләрне таныштыра алабыз.
В.З.: – Ә шәхси медицина үзәкләренә нинди таләпләр куела?
Наил МӨХӘММӘТГАЛИЕВ: – Безгә дә таләпләр шактый катгый. Бинадагы һәр квадрат метрдан алып, белгечлекләргә кадәр үз нечкәлекләре бар. Шулай ук эшчәнлегебез дә район үзәк хастаханәсенекеннән аерыла. Анда, әйтик, анализларны тәүлек әйләнәсе алып, тикшереп булса, бездә аерым сәгатьләрдә генә алына. Безгә күбрәк алдан планлаштырылган операцияләргә баручы пациентлар тикшеренергә, анализлар тапшырырга килә. Анализларны без алабыз гына, аларны Казандагы диагностик лаборатория үзәгендә тикшерәләр. Җитди лаборатория ул. Шуңа күрә ышанып киләләр дияр идем. Лабораторияләргә көнгә 12-15, табибларга 15-20шәр кеше мөрәҗәгать итә.
В.З.: – Алсу Фаризовна, бу тема буенча сезгә нинди зар-моңнар белән мөрәҗәгать итәләр?
Алсу ГАТИЯТУЛЛИНА: – Бездә иң зур проблема кешеләрнең соцпакеттан баш тартуы. Башта: “Әй, бездә барыбер ул дару юк, монысы юк”, – дип баш тарталар да, сатып ала башлагач, үкенәләр.
Г.Д.: – Шулай дип зарланып килүчеләрне безгә җибәрегез әле. Кайчакта кешеләр урынсыз да зарлана. Әйтик, ни өчен сезнең лабораториядә бушлай анализлар бирәсе булса, кайчакта көтәргә кушалар яки түләтәләр, диләр. Бер көнгә лаборант 50 анализ алырга тиеш. Моңа бөтенесе дә керә. 51нчесен инде алмаска хокуклы. Шуңа күрә кызыксындыру каралган: нормадан артканын түләүле формада эшли ала, андый анализларның 40 процент суммасы лаборантка түләнә. Без бит кешеләргә бушлай анализлар тапшыру мөмкинлеге дә бирәбез, аның өчен язылырга, бер-ике көн көтәргә генә кирәк.
А.Ф.: – Шуны да аңлатып китим әле: хәзер матди ярдәмнәр мөмкин кадәр адреслы, бик күп критерийлар аша гына билгеләнә. Шәхси клиникаларда ясалган түләүле операцияләрнең акчасын элекке кебек кире кайтара алмыйбыз. Бу бездән генә тормый, кануннар, таләпләр үзгәрде, без хәзер матди хәле авыр булган кешеләр белән генә эшлибез. Пенсияләрнең күләме яшәү минимумыннан зур булган кешеләр мондый төр ярдәмгә өметләнә алмый. Күзгә операция ясаткан өлкәннәр еш кына кыен хәлдә кала. Бу операцияләргә түләү буенча килешүне өйдәге эшләүче кешегә рәсмиләштерергә, аннан соң салым оешмасы аша кире кайтарырга кирәк. Яки квота буенча чиратны көтәргә. Ә бездә әле, элеккечә, акчаны кире кайтарып була дип белеп, бик ашыгыч булмаганда да, түләүле операцияләргә баралар.
Айсылу ВАСИЛЬЕВА: – Әгәр бушлай медицина ярдәме белән проблемалар килеп чыга икән, кешеләр безгә мөрәҗәгать итсен. Без бер генә үтенечне дә кире какмыйбыз. Һәр очракны тикшерәбез, ачыклыйбыз, ярдәм итәргә тырышабыз. Бездән тыш прокуратурага, “Росздравнадзор”га мөрәҗәгать итәргә була.
Р.С.: – Тагын шуны да әйтергә кирәк: “АК БАРС-Мед” компаниясенең тәүлек әйләнәсе эшли торган ышаныч телефоны бар. Сорауларыгыз туса, төрле вакытта шалтыратырга була, шалтыратулар бушлай. Телефон: 8 800 500 03 03.
Сөйләшүне газета өчен Гөлсинә ГАРИПОВА язып алды.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев